Главные новости Алдана
Алдан
Апрель
2023

Бөек Ватан сугышы эзләре буенча Белоруссиягә сәяхәт

0

«Интертат» хәбәрчесе татар төбәкчеләре, галимнәр, язучылар, журналистлар делегациясе составында узган атна дәвамында Белоруссиядә йөреп кайтты. Белоруссия дигәч, күз алдына беренче булып Советлар Союзы заманыннан сакланып калган «Сыйфат билгесе» һәм Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале вакыйгалары килә. Шуңа күрә сәфәребезнең төп максаты – 1941-1945нче еллар тарихын барлау, Белоруссия кырларында ятып калган татарларны, Татарстан солдатларын искә алу, аларның рухына дога кылу һәм Минскида «Беларусь Республикасы татарлары: тарих һәм хәзерге заман» темасына халыкара фәнни-гамәли конференция уздыру иде. Делегация составы да күбесенчә күренекле кешеләрдән торды. Арабызда Альберт Борһанов җитәкчелегендәге татар төбәкчеләре төркеменнән унбишләп тарихчы, Габдулла Тукай премиясе ияләре Вахит Имамов белән Ләбиб Лерон, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре, журналист һәм шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, җәмәгать эшлеклеләре бар иде. Белоруссиягә барып җиткәч, безгә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Вадим Хоменко кушылды.

Күпчелегебез Белоруссиягә Бөтендөнья татар конгрессы автобусында барды. Казаннан Минскига кадәр 1,6 мең километр юлны тәүлектән артык үтәргә туры килде, шуңа күрә моны җиңел сәфәр димәс идем. Мәскәүгә кадәр М7 трассасыннан барасы. Түбән Новгородка кадәр берничә урында ремонт сәбәпле бөкеләрдә утырсак, Владимир өлкәсе буйлап чокырлы һәм сикәлтәле юлдан үттек. Мәскәү белән Минск арасы, ягъни М1 трассасы, хәзерге Чаллы-Казан юлы кебек, яхшы хәлдә. Шуңа күрә юлыбызның икенче яртысы сизелмәде дә диярлек. Ел азагына Казан белән Мәскәү арасында яңа М12 трассасы кулланышка тапшырылса, Белоруссиягә рәхәтләнеп машинада барырга була икән.

Белоруссиянең чисталыгы һәм пөхтәлеге күзгә ташлана

Россия чиген узуга, иң беренче, Белоруссиянең чисталыгы һәм пөхтәлеге күзгә ташлана. Юл кырыйларында бер генә чүп, ауган һәм корыган агач күренми. Белоруссиягә баручы ватандашларыбыз бөтен чүбен Смоленск өлкәсе посадкаларына ыргытып бетерәме икән дигән сорау туа. Ни өчен шартлы киртәнең бер ягы икенче ягыннан шулкадәр аерыла соң? Югыйсә М1 юлыннан шул ук машиналар уза. Алдан әйтим, сәфәребез Мински белән генә чикләнмәде – без Брест шәһәренә, ягъни Польша чигенә кадәр бардык. Юл кырыйлары бөтен җирдә дә чиста иде. Безнең өчен ят мохит бу. Без мондый тәртипкә ияләнмәгән. Юмор хисле юлдашыбыз Ләбиб Лерон юлга караган саен: «Мондый чисталыктан безнең эчке гармониябез бозыла. Безгә болай килешми», - дип барды.

Басу-кырларның һәр квадрат метры сөрелгән. Басуларда су җыелып тормасынга су юллары казылган. Сыйфатлы товар җитештерү белән әйләнә-тирә мөхиткә сакчыл карау, табигатьне кадерләү бер яссылыкта ята кебек тоела. Яшәгән җиреңнең бер урынында бардак була торып, икенче урынында тәртип урнаштырып булмый шул. Себерелмәгән ишегалды күрсәң, гадәттә, хуҗаның идәне дә юылмаган була. Белоруссиянең ишегалды тәртиптә. Мәйданы буенча өч Татарстан кадәр илнең сыйфатлы ризыкларына, кием-салымнарына юкка гына бөтен Россия халкы кызыкмый.

«Рыленки» каберлегендә татар композиторы, «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллин җирләнгән

 

Фото: © Рифат Каюмов

Белоруссиягә кергәч, беренче тукталышыбыз «Рыленки» каберлегендә булды. Мемориаль комплекска, Россия чиген узгач, М11 трассасы буенча якынча ун гына километр барасы. Биредә 1943-1944 елларда Витебск өлкәсе җирләрендә ятып калган ун меңләп Совет солдаты күмелгән. Эзтабарлар якын-тирәдәге урманнардан, сазлыклардан сугышчыларның калдыкларын һаман да таба тора, табылганнары уртак каберлеккә җирләнә тора. Мемориал такталарга ел саен яңа исемнәр өстәлә баруы шуның белән аңлатыла. Каберлек безнең як зиратлардан искиткеч чисталыгы һәм пөхтәлеге белән аерылып тора. Якын кешесен искә алырга теләүчеләр өчен машина тукталышы, таш тротуарлар ясалган, алфавит буенча исемлекләр куелган. Каберлекне күргәч, Белоруссиядә Бөек Ватан сугышы истәлеге лозунгларда һәм Җиңү парадында гына түгел, ә көндәлек тормышта да кадерләп саклануы сизелә. Мондый каберлекләр бу илдә берәү генә түгел, ә дистәләгән бит.

Без «Рыленки» каберлегенә чәчәкләр салып, сугышта һәлак булган ватандашларыбыз рухына дога кылдык. Такталарга язылган татар фамилияләре санап бетергесез иде. Блогер, Питрәч районы Чыты авылы мәдәният йорты мөдире, төбәк тарихын өйрәнүче Миңнур Шәмсетдинов авылдашы Абдулла Камалов исемен эзләп тапты. Ул Чыты зиратыннан алынган берничә уч туфракны «Рыленки» каберлегенә салды, һәм, туган авылына алып кайтырга дип, каберлектән дә пакетына туфрак тутырып алды.

Миннур Шәмсетдинов

Фото: © Рифат Каюмов

«Рыленки»да җирләнгәннәр арасында танылган татар композиторы, «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллин да бар. Ул 1943 елның октябрендә Белоруссияне фашистлардан азат иткәндә Дубровенск районында һәлак була.

Район үзәге ролен үтәгән Дубровно шәһәре уртасында 2017 елдан бирле Фәрит Яруллин исемен йөрткән сәнгать мәктәбе бар. Мәктәп бакчасында композиторга һәйкәл куелган. Без бу һәйкәлгә дә чәчәкләр салдык. Районның төбәк тарихын өйрәнү музеенда Фәрит Яруллинга багышланган аерым витрина бар. Бирегә композиторның берничә фотографиясе, биографик белешмәсе, әсәрләренең ноталары, «Шүрәле» балеты афишалары, 2017 елда һәйкәл ачу тантанасыннан фотографияләр куелган. Музей хезмәткәрләре безне, ягъни Фәрит Яруллинның якташларын, аерым җылылык, зур хөрмәт белән каршы алдылар һәм шәһәр буйлап озатып йөрделәр.

Фәрит Яруллин исемен йөрткән сәнгать мәктәбе бакчасында

Фото: © Рифат Каюмов

Дубровенск районының төбәк тарихын өйрәнү музеенда Фәрит Яруллинга багышланган витрина

Фото: © Рифат Каюмов

Копти авылы каберлегендә Вахит Имамов Актаныш районы каһарманы Баян Дәүләтов исемен тапты

Дубровно шәһәреннән соң киләсе тукталыш Копти авылы каберлегендә булды. Биредә Белоруссияне фашистлардан азат итү өчен көрәштә һәлак булган татарларга аерым мемориаль такта куелган. Тактага Белоруссиядә 10 меңнән артык татар һәлак булган, дип язылган. Шунда ук Советлар Союзы Герое дәрәҗәсе бирелгән татар сугышчыларының исемлеге күрсәтелгән. 14 каһарман арасында Газинур Гафиятуллин, Ольга Санфирова исемнәре дә бар.

Язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов әлеге исемлектә Актаныш районы Татар Әҗбие авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемен тапты.

Копти авылы каберлегендә

Фото: © Рифат Каюмов

«Баян Дәүләтов 1943 елның октябрендә 19 яшендә Белоруссиядә һәлак була. Герой исеме аңа үлгәч бирелә», - диде Вахит Имамов. Аның сүзләренчә, Копти авылында мемориаль комплекс армия генералы, заманында Хәрби фәннәр академиясе президенты булган Мәхмүт Гәрәев инициативасы белән эшләнгән. Ул үзе дә капитан буларак шушы җирләрне азат итүдә катнашкан һәм шушында яраланган.

Витебск шәһәрендә Идел-татар легионы тарихы җентекләп өйрәнелгән

Алга таба Витебск шәһәренә юнәлдек. Безне җыйнак кына, гади генә һәм шул ук вакытта чиста, пөхтә шәһәр каршы алды. Гади дим, чөнки хан сарае кебек затлы биналар, купшы йортлар күзгә чалынмады. Белоруссиядә мин, гомумән, купшылык күрмәдем. Миңа монда дәүләт акчасы аерым түрәләрнең әллә ничәшәр йөз миллион сумлы йортларына түгел, ә халык мәнфәгатьләренә, кешегә уңайлы мохит тудырырга, сәламәтлеккә зыян салмый торган сыйфатлы товар җитештерергә тотыла кебек тоелды.

Витебскида Советлар Союзы Герое Минай Шмырев музее

Фото: © Рифат Каюмов

Витебскида без Советлар Союзы Герое Минай Шмырев музеена кердек. Биредә сугыш вакытындагы партизаннар эшчәнлеге белән бәйле уникаль истәлекләр саклана. Безнең өчен шуларның иң мөһиме – 825нче Идел-татар легионының 1943 елда Көнбатыш Двина елгасы буенда партизаннар ягына чыгу тарихы. Әлеге вакыйга Муса Җәлилнең «Двинага» шигырендә дә тасвирлана.

«Двина, әгәр синең агымыңны

Борып булса иде кирегә,

Дулкыныңа төреп бу гәүдәмне

Алып китәр идең илемә», - дип яза Герой-шагыйребез. Ул үзе әсирләрнең партизаннар ягына күчүен оештыручылар рәтендә тора. Бу операция аның максатларының берсе була. Шагыйрьнең үзе өчен бу һәм башка операцияләрдә оештыруда катнашу фаҗигале тәмамлана.

Шмырев музее хезмәткәрләре Идел-татар легионы тарихын җентекләп өйрәнгән, моңа бәйле бик күп документлар туплаган. Шуларның бер өлеше белән без дә таныштык. Әлеге теманы аерым мәкаләдә яктыртырмын, дип планлаштырам. Шунысын әйтәсем килә, белорусларның татар каһарманнары белән ныклап кызыксынулары, әлеге истәлекләрне түкми-чәчми киләсе буыннарга тапшырырга теләүләре күңелгә сары май булып ята. Шундый музейлар белән танышкач, кайвакыт үзебезгә кирәк булмаган истәлекләр бөтенләй чит халыклар өчен кадерле икән, дип уйлап куясың.

Минскида аз санлы милләтләрнең мәдәниятенә игътибар зур

Минскига без икенче тәүлек азагына килеп кердек. Иле кебек үк, башкаласы да чиста. Яңгыр сибәлиме, җил исәме, машиналар, аяк киемнәре пычранмый. Урамда йөрүчеләрнең ак кроссовкаларына карап, шактый кызыгып басып тордым. Яшеллек һәм сулыклар күп. Шәһәрне урманнар уратып алган. Саф һаваны сулавы рәхәт.

Минск күренешләре

Фото: © Рифат Каюмов

Минск күренешләре

Фото: © Рифат Каюмов

Биредә урамнар киң, бөкеләр юк диярлек. Адым саен Совет конструктивизмы стилендә төзелгән биналар һәм Сталин чоры архитектурасы күзгә ташлана. Әйтерсең лә, Белоруссия Советлар Союзының иң яхшы якларын саклап калдырган.

Минск күренешләре

Фото: © Рифат Каюмов

Минск күренешләре

Фото: © Рифат Каюмов

Безнең делегация Минскида «Беларусь Республикасы татарлары: тарих һәм хәзерге заман» темасына халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрде. Конференция күбрәк тарихчыларга кызыклы булды, шуңа күрә аның эчтәлегенә тукталып тормыйм.

«Беларусь Республикасы татарлары: тарих һәм хәзерге заман» темасына халыкара фәнни-гамәли конференциясеннән

Фото: © Рифат Каюмов

Конференция кысаларында татар мәдәниятен чагылдырган күргәзмә оештырылган иде. Мин шунда «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Эльвира Левшевич белән таныштым. Бу берләшмәнең чараларында 130лап татар даими катнаша икән.

«Без милләттәшләрне берләштереп кенә калмыйбыз, ә Белоруссия халкына милли моңнарыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне танытабыз. Төрле милләт вәкилләренең үзенчәлеге белән таныштыруга багышланган чаралар Белоруссиядә еш үткәрелә. Без аларны калдырмаска тырышабыз», - диде Эльвира Левшевич.

Эльвира Левшевич

Фото: © Рифат Каюмов

Эльвира Левшевич Белоруссия татарларының «Ләйсән» фольклор ансамблен дә җитәкли. Ансамбльдә, бер казах кызыннан кала, барысы да татарлар. Алар Белоруссиягә төрле елларда Татарстаннан һәм Башкортстаннан күченеп килгәннәр. Татар телен югалтмас өчен әдәби китаплар укырга, үзара да, гаиләләрендә дә туган телдә аралашырга тырышалар.

Эльвира ханым сүзләренчә, Минскида татар мәктәпләре булмаса да, якшәмбе мәктәпләрендә татар телен өйрәнергә була.

Ансамбльнең җитәкчесе Башкортстанның Кушнаренко районы Шәрип авылында туып үскән. Эльвира Левшевич 1984 елда кияүгә чыгып, Белоруссиягә күченеп киткән булса да, татар телендә иркен аралаша.

«Ләйсән» ансамбленең костюмнарына Татарстандагы ансамбльләр дә кызыгырлык. Алар киемнәрне махсус дәүләт программасы кысаларында, Белоруссия хөкүмәте акчасына алган. Биредә аз санлы милләтләрнең мәдәниятен үстерү өчен акча каралган. Кызларның аякларында Арча читекләре иде. Анысы Татарстан бүләге булып чыкты.

Минск районында татар каһарманы Әдһәм Кәримов исеме мәңгеләштерелгән

Минскида торуыбызның икенче көнендә, без Минск районы Волковичи авылы зиратына барып, Кызыл йолдыз ордены кавалеры, Кызыл Армия капитаны Әдһәм Кәримов каберенә чәчәк салдык. Татар каһарманы каберенә яңарак кына мемориал комплекс корып куйганнар. Без катнашкан чараны мемориал комплексны ачу тантанасы дип тә аңлаттылар. Әдһәм Кәримовның исемен мәңгеләштерүне Казахстанның татарлар һәм башкортлар ассамблеясы җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе урынбасары, мәрхүмнең туганнан туганы Тәүфик Кәримов оештырып йөргән. Әдһәм Кәримов кабере өстендәге мемориал комплексны төзергә Татарстан акча биргән, дигән сүз кузгалды. Ташында «Тәүфик Кәримов тарафыннан куелды» дигән сүзләр язылуы һәм Татарстанның ярдәме бер җирдә дә күрсәтелмәве берничә кешедә ризасызлык уятты. Бу турыда Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка әйтүче булмады, дип беләм. Тәүфик Кәримов зур эш башкарган, ләкин берәр җирдә Татарстанны да күрсәткән булса, үз бөеклеге кимемәс иде, минемчә.

 

Фото: © Рифат Каюмов

Бөек Ватан сугышы каһарманын искә алу чарасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Минск районы хәрби комиссары Дмитрий Годун, Бөтендөнья татар конгрессының төбәк тарихын өйрәнүчеләр төркеме, Татарстаннан килгән язучылар, журналистлар, Минск районы Щомыслица авылы мәктәбе укучылары катнашты.

 

Фото: © Рифат Каюмов

Нәселе буенча чыгышы Казаннан булган, Казахстанда туып үскән татар каһарманы Әдһәм Кәримов 1944 елның 7 июлендә 28 яшендә батырларча һәлак була. Авылның зиратка бара торган урамына да Әдһәм Кәримов исеме бирелгән. Татар кешесе Белоруссиядә шулай зурлап искә алынгач, без барыбыз да сөендек.

Минск районы Волковичи авылы зиратында

Фото: © Рифат Каюмов

Зираттан соң, без Минскиның Җәмигъ мәчетенә бардык, шәһәр белән танышып йөрдек.

Минскиның Җәмигъ мәчете

Фото: © Рифат Каюмов

Брест ныгытмасы

Чираттагы көнебез Брест ныгытмасына сәяхәт итеп үтте. Анда кадәр бару өчен 400 км һәм кайту өчен яңадан шулкадәр юл уздык. Әлеге урын Бөек Ватан сугышының беренче көнендә үк фашистлар һөҗүменә дучар була. Биредә Питрәч районы Әлбәдән атамалы керәшен авылында туып үскән Петр Гаврилов каһарманлык күрсәтә. Аның даны Белоруссиядә дә, Россиядә дә бик күп кешеләргә мәгълүмдер. Брест ныгытмасында Петр Гавриловның 1945 елда тутырылган шәхси карточкасының күчермәсе саклана. Әлеге документта аның милләте татар дип күрсәтелгән. Брест ныгытмасы турында аерып мәкалә язарга кирәк.

Брест ныгытмасы

Фото: © Рифат Каюмов

Брестта Петр Гаврилов кабере

Фото: © Рифат Каюмов

Белоруссиядәге бәяләр

Белоруссиягә чыгар өчен чит ил паспорты кирәк түгел. Бөтен җирдә диярлек товар һәм хезмәт өчен МИР картасы белән түләргә мөмкин. Карта белән түләү, акча алмаштыру нокталарында Россия сумнарын Белоруссия сумнарына әйләндерүгә караганда, отышлырак. Кибетләрдә бәяләр ике илдә дә бер чама. Бездә бәяне кем ничек тели, шулай куя. Белоруссиядә азык-төлек бәясе бар җирдә, ягъни супермаркетта да, ягулык станциясендә дә, бер төрлерәк булуына игътибар иттем. Һәрхәлдә, 50 сумлык шоколадны бер җирдә дә 100 сумга сатмыйлар.

Чагыштыру өчен, сырның килограммы 500-600 сум, 100 граммлы шоколад 90-120 сум, 800 граммлы ипи 60-70 сум, вафля стаканлы пломбир туңдырма 50-60 сум тора, дип карадым. Официантлар хезмәт күрсәтә торган ашханәдә кайнар аш, итле икенче ризык, салат, чәй һәм аның янына берәр татлы «прәннек» өчен якынча 1 мең сум түләргә кирәк.

Монда ризыкның тәме бөтенләй икенче инде! СССР заманын хәтерләгән кешеләр туңдырма һәм конфетларны татып карагач: «Балачакка кайттык», - диделәр.

Белоруссиядә кәрәзле элемтә челтәре яхшы җәелгән, интернетсыз калмаячаксыз. Россия операторы аша интернетка чыккан очракта, тәүлегенә якынча 500 сум түләргә кирәк. Озаккарак калучыларга Россия паспорты белән шушы ил «симка»сын алырга тәкъдим итәм. Мондый очракта ай буе лимитсыз интернеттан куллану һәм Белоруссия номерларына шалтырату нибары 600 сумга төшәчәк. «Симка»лар, бездәге кебек, сәүдә үзәкләрендә, элемтә кибетләрендә адым саен сатыла.

Татар халкы хәстәрле бит инде. Безнең белән Белоруссиягә барган кешеләрнең күбесе, монда әйберләр сыйфатлырак дип, утырту бәрәңгесе, кыяр, помидор, кишер орлыклары җыйды. Мин дә, кешегә кызыгып, берничә пачка орлык алып карадым. Аларның никадәр сыйфатлы икәнен, уңыш җыйгач күрербез.

Сәяхәтнамәнең дәвамы булачак

P.S. Белоруссиягә баручылар делегациясенә чакырганы өчен Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһановка, ерак юлга ышанып чыгарганнары өчен «Татар-информ» һәм «Интертат» җитәкчелегенә рәхмәтемне белдерәм.







Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Социальный фонд выплатит остатки материнского капитала менее 10 тысяч рублей

На матче "ЦСКА-Динамо" родилась новая семья

Обзор известных приложений, созданных на iOS

В Подмосковье сотрудники Росгвардии задержали подозреваемого в убийстве


В городском округе Домодедово проведена агитационно-разъяснительная работа с населением о сохранности имущества.

Коллекция Richard Quinn весна-лето 2025

Российская мода на «Текстильлегпром»

В Подмосковье росгвардейцы задержали гражданина, находящегося в розыске.


Elle King shares major life update after opening up about 'toxic' relationship with dad Rob Schneider

Inexperienced Secret service agent called tech support hotline for help piloting drone ahead of Trump rally shooting: bombshell report

Raging Richarlison slams ‘f***ing s***’ card as Tottenham star’s EA FC 25 rating is revealed

Marin schools proactive on state cellphone restrictions


Проект «Райтек ДТГ» стал лучшим в ПФО

Специалисты обозначили наиболее востребованные для приобретения и страхования автомобилей полисы КАСКО.

В Екатеринбурге показали, как будет выглядеть обновленный сквер Бориса Рыжего

Братство спасателей с искренней радостью поздравляет с назначением на должность министра чрезвычайных ситуаций Республики Крым


Мафия-НН: Все началось за длинным столом на пивном заводе.

Мультиплеерный данжен-кроулер Greedy Wizards: Speed Dungeon вышел в новой стране на iOS и Android

Ранняя версия Mini Empire: Hero Never Cry с русским языком доступна в Google Play

Над Destiny Rising работают бывшие разработчики Diablo Immortal



В среду в Якутске по некоторым адресам на всю ночь отключат воду

Лабораторию искусственного интеллекта открыли в ИТ-парке Якутска

В Якутске разработали световой дизайн 15 зданий по проспекту Ленина

Аналитика Yota: жители Якутска стали чаще интересоваться астрологией и нумерологией


Росатомфлот обеспечил второй в 2024 г. субсидируемый каботажный рейс по Северному морского пути

Тайны закрытой воинской части на юге Якутии

Айрат Ильясов блогер Олеся Леснаяга туйда ничә сум акча эшләгәнен әйткән

В северных районах Якутии закрыли навигацию для маломерных судов


Отстающие от графика сдачи дома по программе переселения в Якутии должны ввести до конца года

Изнасилование, хищение, наркотики: в Якутии за сутки зарегистрировано десять преступлений

На трассе «Лена» в ДТП пострадали пять человек

Дежурный прокурор: В Намском районе поступило заявление об изнасиловании


Касаткина проиграла Хаддад-Майе в финале турнира WTA 500 в Сеуле

«Теннисистки заслуживают зарабатывать на равных с мужчинами». Веснина выступила за соразмерные призовые

Янник Синнер не приедет на турнир ATP-500 в Вену

Хуркач пожертвует по €100 за каждый эйс пострадавшим от наводнения


Якутские спасатели Батыр Сейдалов и Максим Колесов награждены медалью «За спасение погибавших»

Обзор самых просматриваемых новостей в Якутии за 20 сентября

Как в старину перевозили золото на верблюдах

Год детства в Якутии: итоги полугодия  


Музыкальные новости

Аншлаг с дырой: Как Орбакайте, Галкин и другие беглые российские звёзды выступают в полупустых залах США

«Как сушеное яблоко»: Киркоров ответил на слухи о пластической операции

Shaman закрыл концерт в Перми песней «Я останусь с тобой» и бросил толстовку

Филипп Киркоров, Лариса Долина, Алсу, Слава, Денис Клявер и другие гости открытия караоке «Русское Радио»


Что произошло 25 сентября в истории Якутии

В северных районах Якутии закрыли навигацию для маломерных судов

В Якутии заготовлено более 400 тысяч тонн сена  

Житель Усть-Алданского улуса обвинен в применении насилия в отношении полицейского


Певец Алексей Глызин призвал молиться о здоровье госпитализированного Добрынина

Обзор известных приложений, созданных на iOS

Шедевры Георгия Гараняна исполнит Денис Мацуев. Relax FM рекомендует

Суд взыскал с Киркорова 90 тысяч рублей за оскорбление Успенской попрошайкой


В Нюрбинском районе Якутии установили памятник автобусу ПАЗ 672М

Два участка трассы «Колыма» досрочно ввели в эксплуатацию в Якутии

В Якутске таксист окатил женщину водой из лужи

Новый пригородный автобусный маршрут запустят в Якутске


Путин поручил рассмотреть вопрос о создании центра применения БПЛА в Якутии

Эксперт отметила высокий уровень развития креативных индустрий и ИТ-сектора в Якутии

Путин назвал срок запуска Тихоокеанской железной дороги

Путин предложил Минобороны подумать над созданием центра применения БПЛА в Якутии


Первый за 4 года пассажирский поезд отправился из Ташкента в Москву

Новый штамм COVID-19 зафиксировали в России. Подробнее о том, чем опасен XEC

Топ-5 способов быстро восстановиться после простуды, гриппа и коронавируса

В Якутии более чем на 50% выросло количество заболевших коронавирусом



Дежурный прокурор: В Хангаласском районе причинен тяжкий вред здоровью женщине

Мобильными хирургами проведено свыше 300 операций в районах Якутии

Впервые услышала звуки: в Якутске врачи вернули слух маленькой девочке

В Якутии более чем на 50% выросло количество заболевших коронавирусом


Пушков объяснил, почему Трамп не захотел встречаться с Зеленским

В Кремле назвали позицию Зеленского «фатальной ошибкой»

Человек-скандал: Все яйца Зеленского — в корзине Камалы Харрис

Зеленский отреагировал на выделение нового пакета военной помощи от США


Пока в Якутии была ночь: взрыв стадиона, демонтаж Голливуда, православный мессенджер

Женская борьба: У якутянки «серебро» первенства России

В селе Пригородный Якутска открыли спортивную воркаут-площадку

На Кубке генерального прокурора России по стрельбе из лука выступят восемь якутян



Глава Якутии обсудил вопросы низкоуглеродной энергетики на Российской энергетической неделе

Глава Якутии наградил почетного работника АО «Теплоэнергосервис»

Айсен Николаев держит на контроле строительство дорожной сети в «Звездном» Якутска

Айсен Николаев прокомментировал открытие Лаборатории искусственного интеллекта в Якутске


В Якутии ищут охотников, добывших кабана. Им грозит крупный штраф

С недропользователя взыскали более 1, 6 млн рублей за нанесенный окружающей среде Якутска ущерб

Сенатор РФ Сахамин Афанасьев посетил лесопитомник в Якутии

За три летних месяца МТС заблокировала в Якутии более 9 миллионов спам-звонков


Год детства в Якутии: итоги полугодия  

Дежурный прокурор: В Намском районе поступило заявление об изнасиловании

Тайны закрытой воинской части на юге Якутии

В Теплоэнергосервисе стартует «Золотая осень»


Прокуратура проверяет информацию о пропаже вертолета в Архангельской области

Написал сообщение родным и исчез: Депутат и бизнесмен внезапно пропали на вертолёте Robinson под Архангельском

В пропавшем в Архангельской области вертолете находился депутат Сметанин

Беспроводной сканер штрих-кодов SAOTRON P05i промышленного класса


Творческая композиция «Диво дивное руки творят».

МВД: полиция в Симферополе задержала пенсионерку по подозрению в убийстве детей

Литературно-биографическая страничка "Жизнь, отданная людям", к 120-летию со дня рождения Н.Островского

Прогноз погоды в Крыму на 26 сентября


Как в старину перевозили золото на верблюдах

Мечтала стать Жегловым: Галина Бочкарева о себе, семье и выборе профессии

С 15 декабря вносятся изменения в график движения пассажирских поездов

В Алдане загорелся кабинет судебных приставов. Распространению огня помешала вода, разлившаяся из расплавленной пластиковой трубы














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *