Добавить новость
smi24.net
World News
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Франциядә иҗат итүче татар рәссамы Ринат Әнимаев: Иҗатым аша Казанда апамны таптым

0

Париждагы Александр Невский соборында «Франциянең ун иң яхшы рәссамы» исемлегенә кергән татар рәссамы Ринат Әнимаевның шәхси күргәзмәсе узган. Бу хакта эмиграциядәге татарлар турында язучы «Дулкын» медиасы хәбәр итте.

Ринат Әнимаевка 71 яшь. Франция Рәссамнар берлеге әгъзасы, «Франциянең ун иң яхшы рәссамы» исемлегенә керә. Дүшәнбедә күп балалы татар гаиләсендә туган. Дүшәнбе сәнгать мәктәбендә, соңрак училищеда укыган. 1986 елда СССР Рәссамнар берлегенә кушылган. Рудольф Нуриев, Лев Гумилев, Людмила Гурченко, Владимир Высоцкий, Александр Солженицын, Равил Бохараев кебек шәхесләрнең портретларын ясаган.

«1989 ел. Энем белән ярты Европаны әйләндек. Парижга төнлә килеп кердек. Иртәнгә Лувр каршында туктаганыбызны аңладык. Акча юк иде. Машинада йокладык. Икебезгә бер икмәк. Соңгы акча күргәзмәләргә китә иде. Беренче көнне үк Монмартрга ашыктык. Андагы рәссамнар читләргә юл бирми иде. Әмма минем холкым бар, мин бит татар!» – дип искә ала рәссам Франциягә килгән көннәрен.

Казанда Ринат Әнимаев беренче тапкыр студент чагында – 1981 елда булган. Николай Фешинның 100 еллык юбилеен бәйрәм итүгә килгән булган ул. Тиз арада Татарстан рәссамнары белән дуслашкан. 2018 елда кабат Казанга кайткан. 2015 елда биредә беренче күргәзмәсе узган.

Ринат Әнимаевның эшләре

Фото: «Дулкын» медиасы

«Казанда узган беренче күргәзмәдән соң сәламәтлек төркеме тренерыннан хат алдым. «Бездә Дамира Әнимаева исемле хатын шөгыльләнә. Аңа 82 яшь», – дип язылган иде бу хатта. Аралашып киттек. Дамира миңа әти-әнисенең фотосын җибәрде. Шулай итеп әтиебез бер кеше икәне ачыкланды», – дип сөйли рәссам.

«Гаилә тарихын өйрәнә башладык. Минем бабам Мәрҗани мәчетендә имам булып хезмәт иткән. 1918 елда большевиклар аны атып үтергән. Яхшы кешеләр балаларын яшереп Таҗикстанга алып киткән. Исем һәм фамилияләрен үзгәрткәннәр. Мансурның исемен Алига алыштырганнар. Балалар ашарга утырганда «Әни, май бир!», – дип сорый торган булган. Шулай итеп, Әнимаевлар булып киткәннәр», – дип искә ала Ринат Әнимаев гаилә тарихын.

Ринат Әнимаевның эшләре

Фото: «Дулкын» медиасы

«18 яше тулгач, Али Әнимаев Казанга кайткан. Өйләнгән. Аның ике кызы туган. Кечкенәсе – Дамира. Әти Казан башкарма комитетында эшләгән. 1934 елда кулга алынган. Гаиләсе аны һәлак булган, дип саный. Ләкин ул исән калган. Бөек Ватан сугышы башлангач, лагерьдән фронтка җибәргәннәр. Сугыш тәмамлангач, ул Дүшәнбегә кайткан. Мансур исемен алып, тормышын яңадан башлаган. Сәлимә белән танышкан. Аның ире фронтта һәлак булган, ул ике кызы белән ялгыз калган булган. Мансур һәм Сәлимә өйләнешкән, алты балалары туган. Мин – иң кечкенәсе. Дамира да, мин дә бер-беребез турында берни белмәдек. Ничә еллар узгач, Казанда узган күргәзмәм ярдәмендә мин апамны таптым. Дамира Мәскәүгә килеп, безнең гаилә белән танышты. Хәзер аралашып, гаилә булып яшибез», – ди рәссам.

13-15 февральдә Парижда Александр Невский соборында Ринат Әнимаевның шәхси күргәзмәсе узган. Рәссам Франциядә яшәүче милләттәшләренә иң яхшы эшләрен тәкъдим итте һәм иҗат һәм тормыш юлы турында сөйләде, диелә хәбәрдә.

Париждагы күргәзмә

Фото: «Дулкын» медиасы















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *