smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Новости за 03.01.2023

РСФСР Югары шурасының соңгы рәисе Руслан Хасбулатов вафат

Azatliq.org 

РСФСР Югары шурасының соңгы рәисе Руслан Хасбулатов Мәскәү янындагы өендә вафат булды. Бу хакта сәясәтченең туганнарына сылтанып "Коммерсант" яза. Аңа 80 яшь булган. Хасбулатов 1942 елда Грозный шәһәрендә туган. Ике елдан соң аны гаиләсе белән бергә чеченнар һәм ингушлар депортациясе кысаларында Казакъстанга күчергәннәр. 1962 елда ул Мәскәүгә күченгән, анда Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. 1990 елда ул РСФСР халык депутаты булып сайланган. 1991 елның октябреннән ул... Читать дальше...

Чүпрәле районында «Акчарлак» лагерында балалар өчен кышкы смена эшли

Tatar-inform.tatar 

2 гыйнвардан Чүпрәле районында «Акчарлак» лагерында балалар өчен кышкы смена эшли башлады. Смена «Яңа ел калейдоскобы» дип атала. Бирәгә Чүпрәле районы балалары җыелган.

Читать дальше...

Алабуга районы шәһәр үзәгенең турист коды проекты белән Россия туризмы конкурсында җиңгән

Tatar-inform.tatar 

Быел шәһәр үзәгенең турист коды проекты белән Россия туризмы конкурсында катнашып, Алабуга районы җиңүче булды. Бу хакта район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Илнара Гыйләҗева сөйләде.

Читать дальше...

Белгеч Россиядә ислам банкингы үсеше турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

2023 елда эшләтеп җибәреләчәк партнерлык финанславын гамәлгә ашыру буенча пилот проект нигезендә Россиядә ислам банкингының 10-15 филиалы өстәмә рәвештә ачылырга мөмкин. «РИА Новости»га Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дөнья финанс базарлары һәм финтех кафедрасы доценты Ильяс Зарипов шул турыда белдергән.

Читать дальше...

Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә гаризалар 10 гыйнварга кадәр кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты оештырган Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә дәгъва итүчеләрдән гаризалар 10 гыйнварга кадәр кабул ителә. Оештыру комитеты карары белән эшләрне кабул итү вакыты озайтылган.

Читать дальше...

Чаллының «Җәмигъ» мәчете өчен иң зур гөмбәз Волгодонскидан кайтарылачак

Tatar-inform.tatar 

Чаллыдагы «Җәмигъ» мәчете өчен 19 метр диаметрлы зур гөмбәз Волгодонскидагы подрядчы компания мәйданчыгында эшләнгән. Декабрьдә контроль җыю булды, гөмбәзне автокалага гыйнвар ахырына китерергә ниятлиләр.

Читать дальше...



Иммунолог киләчәктә булачак яңа төрле пандемияләр турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Грипп вирусы 2024 елда пандемия кебек булырга мөмкин. Моннан ун ел элек шулай булган иде. Иммунолог Николай Крючков ura.ru өчен биргән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. РИА Новости шул хакта яза.

Читать дальше...

Бер тәүлек эчендә Татарстанда 15 кешене ковид белән хастаханәгә салганнар

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән авыруның 58 яңа очрагы ачыкланган, 15 кешене хастаханә шартларында дәвалау кирәк булган. Пандемия башланганнан бирле республикада ковидның 193 мең 456 очрагы ачыкланган. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Читать дальше...

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының яңа сезонына гаризалар кабул итү дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының яңа II сезонына гаризалар кабул итү дәвам итә. «Катнашучыларны теркәү 2023 елның 15 гыйнварына кадәр гамәлгә ашырыла», дип искәртә Белем.ру татар мәгарифе порталы.

Читать дальше...

Дзержинск шәһәр округының яшь мөселманнары Коръән укучылар бәйгесендә катнашты

Tatar-inform.tatar 

Дзержинск шәһәр округы мөселман җәмгыятендә Коръән укучылар бәйгесе узды. Анда мәхәллә яшьләреннән 25 кеше катнашты. Конкурс өч номинациядә узды: ике җүз (искәрмә. Җүз – 1/30 Коръән өлеше), бер җүз һәм ярты җүз. Моннан тыш, оештыручылар ислам нигезләре турында сораулар әзерләде. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Бәйрәм көннәрендә юл һәлакәтләре арту сәбәпле, ЮХИДИ юлларда игътибарлы булырга өнди

Tatar-inform.tatar 

 Дәүләт автоинспекциясенең Казан бүлеге 25 декабрьдән 25 гыйнварга кадәр 4 ел эчендә булган аварияләргә анализ ясаган. Юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны кимүе ачыкланган. Әмма 2021 елның 25 декабреннән 2022 елның 25 гыйнварына кадәр үлүчеләр саны 2,5 тапкыр диярлек арткан.

Читать дальше...

10 гыйнвардан Казан һәм Чаллы җәмәгать транспортына билет бәясе арта

Tatar-inform.tatar 

10 гыйнвардан Казан һәм Чаллыда җәмәгать транспортында пассажирлар һәм багажны регуляр ташу тарифлары үз көченә керә. Тарифның артуы, беренче чиратта, предприятиеләрнең чыгымнары арту аркасында күзәтелә – узган ел башыннан дизель ягулыгына бәяләр 6 процентка үскән, ә запас частьләргә бәяләр арту 80 процент тәшкил иткән.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *