smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Новости за 05.01.2023

Әлмәт районында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча төнге тикшерүләр үткәрелә

Tatar-inform.tatar 

Яңа ел бәйрәмнәре чорында 2022 елның 30 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр Әлмәт муниципаль районы буенча дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен төнлә тикшерәләр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза. 

Читать дальше...

Алабуга табиб-травматологы тюбингта дөрес шуу кагыйдәләрен искә төшерде

Tatar-inform.tatar 

Куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау, исерткеч эчемлекләр куллану, һава торышының начар чагы — боларның барысы да травмпунктка мөрәҗәгатьләрнең санын арттыра. Кышын сәламәтлекне башка вакыттагыдан да ныграк кайгырту кирәк. Травмаларны ничек булдырмаска икәнлеге турында Алабуга үзәк район хастаханәсе травматология бүлеге мөдире Адель Әхмәтҗанов сөйләде. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза. 

Читать дальше...

Аномаль салкыннар аркасында Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

6-11 гыйнварда Татарстанда аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, 6 гыйнварда төнлә һәм иртән көнбатыш районнарда минималь һава температурасы -19..-24, көндез максималь температура -17..-22 градус тәшкил итәчәк.

Читать дальше...

Урыс православ чиркәвенең Раштуада атышны туктатып торырга чакыруын Киевта "тозак" дип атадылар

Azatliq.org 

Мәскәү патриархиясе сайтында патриарх Кириллның мөрәҗәгате чыккан иде. Ул 6 гыйнвар сәгать көндезге уникедән 7 гыйнвар төнге уникегә кадәр атышны туктатып, "Раштуа тынычлыгы" урнаштырырга тәкъдим итте.

Соцфонд бердәм пособие түләүне сорап язылган ярты миллионнан артык гариза кабул иткән

Tatar-inform.tatar 

Социаль фонд көмәнле хатыннар һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен бердәм пособие түләүне сорап язылган ярты миллионнан артык гариза кабул иткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы фондның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...



Татарстан урманчыларына янгын сүндерү өчен 68 берәмлек техника, җиһазлар сатып алачаклар

Tatar-inform.tatar 

Быел Татарстанда урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү өчен 68 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алачаклар. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 

Читать дальше...

Татарстанда ике ел эчендә федераль программа буенча 27 мәктәп ашханәсенә ремонт ясалачак

Tatar-inform.tatar 

Мәктәп белем бирү системаларын яңарту федераль программасы буенча Татарстанда 27 мәктәп ашханәсенә ремонт ясалачак. Узган ел 20 мәктәп ашханәсе төзекләндерелгән, быел калган җидесе тәртипкә китереләчәк.

Читать дальше...

Татарстанда Яңа ел башыннан бирле 44 янгын булган, аларда дүрт кешенең гомере өзелгән

Tatar-inform.tatar 

2023 ел башыннан бирле республикада 44 янгын теркәлгән, аларда дүрт кеше һәлак булган, дүртесе зыян күргән, 14 кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Буада росгвардиячеләр авыру әнисен буып үтергән ир-атны тоткарлаган

Tatar-inform.tatar 

Буада росгвардиячеләр кичен урамда патрульлек иткән вакытта 1 Май урамындагы бер шәхси йортта улының әнисен үтерүе турында хәбәр алган. Шул ук вакытта, бу хәл турында полициягә ул үзе хәбәр иткән.

Читать дальше...

Төнлә Түбән Камада чыккан янгында фатир хуҗасы зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

Кичә төнге унберләр тирәсендә 101 янгын сагы номерына Түбән Каманың Тын аллея урамындагы торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Йортның дүртенче катындагы бер фатирның залында диванга ут капкан.

Читать дальше...

Татарстанда тагын 57 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 57 яңа очрагы ачыкланган. Бер көн элек 56 очрак теркәлгән иде.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *