smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Новости за 09.01.2023

Финанслау булмау сәбәпле, Питрәч районында авылара автобус хәрәкәте вакытлыча туктатылды

Tatar-inform.tatar 

Питрәч – Янсуар, Питрәч – Кәвәл, Питрәч - Шәле маршрутлары буенча автобус вакытлыча йөрмәячәк. Район хакимиятендә билгеләп үтелгәнчә, бу республикадан финанслау булмавы белән бәйле. Бу хактак «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

10 гыйнварда Ислам мәдәнияте музеена бушлай кереп булачак

Tatar-inform.tatar 

Сишәмбе, 10 гыйнвар көнне, Казан Кремле музейлары бушлай эшләячәк. Татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда, ТР табигать тарихы музеенда, «Манеж» күргәзмәләр залында һәм Ислам мәдәнияте музеенда кунакларны чират тәртибендә кабул итәчәкләр.

Читать дальше...

Дефицит белгечлекләр буенча эшләүче табиблар ай саен социаль түләү алачак

Tatar-inform.tatar 

Дефицит белгечлекләр буенча эшләүче Россия табиблары агымдагы елда бер кешегә 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр айлык социаль түләүләр алачак, дип белдерде РФ премьер - министры Михаил Мишустин вице-премьерлар белән дүшәмбе көнне узган оператив киңәшмәдә. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Читать дальше...

Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетендә төзекләндерү эшләрен быел апрельдә төгәлләргә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетендә ремонт-төзекләндерү эшләре бара.

Читать дальше...

Алексей Песошин 2023 елга өстенлекле инвестпроектлар исемлеген раслады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2023-2025 елларга Инвестицион меморандумда билгеләнгән һәм 2023 елда республиканың инвестицион сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренә туры килә торган өстенлекле инвестпроектлар исемлеген раслады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Читать дальше...

1 миллионнан артык кеше бердәм балалар пособиесенә гаризаны Дәүләт хезмәтләре аша биргән

Tatar-inform.tatar 

1 миллионнан артык кеше балаларга бердәм пособие өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Согуд Гарәбстаны Россиядән хаҗга баручылар өчен квотаны 25 мең кешегә арттырды

Tatar-inform.tatar 

Согуд Гарәбстаны Хаҗ министрлыгы Мәккәдә хаҗ сезоны вакытында ил кабул итәргә әзер булган хаҗилар санын арттырды. Килешүдә 2023 елда Россия мөселманнары өчен квота 25 мең урын тәшкил итәчәк дип билгеләнгән. Бу хакта Җиддәдә уза торган Согуд Гарәбстанының Хаҗ министрлыгы конференциясендә билгеле булды.

Читать дальше...

Татарстанда беренче тапкыр бер ел эчендә 2 млн тоннадан артык сөт җитештерелгән

Tatar-inform.tatar 

2022 елда Татарстанның барлык категориядәге хуҗалыкларында 2 млн 10 мең тонна сөт җитештерелгән. Республика тарихында мондый еллык күрсәткечкә беренче тапкыр ирешелде. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.

Читать дальше...



Ватрушкада шуганда башына җитди зыян килгән кызны балалар хастаханәсенә китергәннәр

Tatar-inform.tatar 

1-9 гыйнвар көннәрендә тюбингта шуып имгәнгән 16 баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Бу хакта «Татар информ» агентлыгына клиника матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Татарстанда бер көндә хәмер эчкән килеш кабат рульгә утырган 5 кешене тоткарлаганнар

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда яңа елның беренче тугыз көнендә 16 машина йөртүче тоткарланган. Алар – моңа кадәр исерек булганга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп,  хәмер эчкән килеш кабат рульгә утырган кешеләр.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Айдар Әхтәриевны янә Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиле итеп билгеләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айдар Әхтәриевның Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиле вазифасындагы вәкаләтләрен озынайтты. ТР җитәкчесе карарыннан күренгәнчә, ул үз вазифасына бүгеннән үк керешә.

Читать дальше...

Хөкүмәт түләүсез медицина ярдәме өчен дәүләт гарантиясе программасын киңәйтте һәм озайтты

Tatar-inform.tatar 

Россиядә түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасын 2025 елга кадәр озайттылар. Бу хакта РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин сөйләде.

Читать дальше...

Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбендә катнашу өчен гариза бирү бүген төгәлләнә

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бүген Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбендә катнашу өчен гариза бирүнең соңгы көне булуы хакында хәбәр итә.

Читать дальше...

Хезмәт министры коммуналь хезмәт өчен түләүгә субсидия бирү тәртибе турында аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Гыйнвар аенда Татарстан халкы декабрьдәге торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңа, индексацияләнгән тарифлар белән түләү кәгазьләре алды. Түләүне киметү өчен татарстанлылар ташламалардан файдалана ала. Аларның кемнәр өчен каралуы турында ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Читать дальше...

Мәгариф министрлыгы: Укучыларның язгы каникуллары салкын көннәр хисабына кыскартылмачак

Tatar-inform.tatar 

Температура түбән булу сәбәпле, Татарстанның күп кенә мәктәпләре уку процессын туктатып торырга карар кылды. Шул ук вакытта укучыларның язгы каникул көннәрен кыскартмаячаклар, дип хәбәр итте республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

Читать дальше...

Мобилизациядән качкан биш русияле Сеул һава аланында сыену бирүне көтә

Azatliq.org 

Илнең юстиция министрлыгы гаскәргә чакырылудан качуны җитди сәбәп түгел, дип тапкан һәм русияләргә качаклар статусы бирүдән баш тарткан диелә. Гыйнвар ахырында аларның эше мәхкәмәдә каралачак, уңай карар чыкмаса, Русиягә депортацияләргә мөмкиннәр.

Мәгариф министрлыгы: Укучыларның 65 проценты диярлек 9нчы сыйныфтан соң көллиятләргә китә

Tatar-inform.tatar 

Укучыларның 65 проценты диярлек 9нчы сыйныфтан соң көллиятләргә китә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов белдерде. Әңгәмәнең нәрсә турында баруын Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

10 гыйнвардан Казанның җәмәгать траспортында билет бәясе арта

Tatar-inform.tatar 

10 нчы гыйнвардан Казанның җир өсте шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар һәм багаж ташуга яңа тарифлар үз көченә керә. Бу хакта карар Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан кабул ителде. Шәһәр мэриясе сайты шул турыда искәртә.

Читать дальше...

Путин коррупциягә каршы көрәш конвенциясен үтәүдән баш тарту турында канун өлгесен думага кертте

Azatliq.org 

Русиянең коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турындагы конвенцияне үтәүдән баш тартуы - ил эчендәге коррупция белән көрәшкә бернинди дә йогынты ясамаячак, дип белдерде бу уңайдан Дмитрий Песков.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *