smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Новости за 13.01.2023

Наил Мәһдиев «Шәһри Чаллы» журналистларына бүләкләр тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Россиядә матбугат көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көнне Чаллыда да билгеләп үттеләр. Бәйрәм уңаеннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев Тантаналар сараенда бер төркем матбугат алдынгыларын җыйды. Аларга төрле елларда Чаллы, КАМАЗ төзелеше вакыйгаларын дөрес һәм тулы итеп яктырткан, мөһим хәбәрләрне халыкка вакытында җиткергән өчен рәхмәт әйтте. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Матбугат барлык заманнарда да җәмгыятьнең мөһим институты булып кала

Tatar-inform.tatar 

Матбугат барлык заманнарда да җәмгыятьнең мөһим институты, ә хакимият өчен халык белән үзара элемтәнең җитди чыганагы булды һәм шулай булып кала. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге киңәшмәдә, маммакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Россия матбугаты көне белән котлап, шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Алексей Песошин коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга кушты

Tatar-inform.tatar 

Каты коммуналь калдыклар белән эш итүдә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру, транспорт тармагын үстерү концепциясен әзерләү – Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә 2023 елга шундый төп бурычлар билгеләде. Утырыш Милли китапханә бинасында узды.

Читать дальше...

Татарстанда 2022 елда төзелеш мәйданнарында бәхетсезлек очраклары ике тапкыр кимегән

Tatar-inform.tatar 

2022 елда Татарстан Республикасының төзелеш тармагында 11 бәхетсезлек очрагы булган, шуның алтысы үлем белән тәмамланган. Чагыштыру өчен: 2021 елда 22 бәхетсезлек очрагы булган, шуларның 9 очрагында кеше үлгән. Барлык бәхетсезлек очракларының 72 проценты биеклектән егылып төшү һәм корылмаларның җимерелүенә бәйле.

Читать дальше...



Тарифлар комитеты рәисе торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр артуның сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Россиядә һәм Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның күптән түгел артуы инфраструктураны үстерү һәм өзлексез эшчәнлекне тәэмин итү, халыкны сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү ихтыяҗы белән бәйле. Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев ведомствоның Казанда узган йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Медиа: Кремль Путинны 2024 елда президентлыкка тәкъдим итәргә әзерләнә башлаган

Azatliq.org 

Кремльдә Русия президентын сайлауга әзерлек башланган. Президент идарәсе түрәләре, сугышка карамастан, сайлау билгеләнгән вакытта - 2024 елның мартында узачак - һәм аларда Владимир Путин катнашачак, дип эш итә.

Дәүләт Советының якындагы сессиясендә Конституциягә үзгәрешләр кертү проекты каралачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы Республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча икенче проектны эшли. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, үзгәрешләр парламентның якындагы утырышында каралачак.

Читать дальше...

Татарстанда сыер ите, балык һәм чәй арзанайды, кыяр белән помидор бәясе бик нык артты

Tatar-inform.tatar 

Узган ике атнада, 26 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр, Татарстанда сыер ите, туңдырылган балык һәм кара чәйнең бәясе төште, шул ук вакытта, кыяр һәм помидор бик нык кыйммәтләнде.

Читать дальше...

Владимир Путин Башкортстанның үзе өчен кайсы яктан үзгә төбәк булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

Россия империясенә ирекле рәвештә кушылганнан бирле Башкортстан тәвәккәл кешеләре, мәгърифәтле ислам дине, шулай ук Ватанны саклауга карата җаваплы мөнәсәбәте белән аерылып тора. Россия Президенты Владимир Путин журналист Павел Зарубинга әлеге төбәк аның өчен нәрсәсе белән үзенчәлекле булуын сөйләде.

Читать дальше...

Ильнур Бикинев стал победителем конкурса новогоднего оформления «А у нас во дворе»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Его композиции вокруг дома, огни, снежные фигуры, новогодние символы привлекают внимание издалека. Голоса в количестве 1619 поставили его на первое место. Он опередил семью Галиуллиных из Кичкальни и Фирдаус Нуретдинову из Нурлата.

Организован сбор гуманитарной помощи для города Лисичанск-побратима Республики Татарстан

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Продукты питания длительного хранения, тёплые вещи, постельные принадлежности, средства гигиены, медикаменты, ёмкости для воды, печи для обогревания принимают в круглосуточном режиме в Доме дружбы народов. Денежные средства можно направлять по реквизитам Фонда развития Нурлатского района и города Нурлат «Содействие».

Чувашиядә имам Әлфит хәзрәт Алеевны медаль белән бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

Чувашиянең Минһаҗ Исмәгыйли исемендәге мәчет имамы Әлфит хәзрәт Алеев «Батыр районы оешуга 95 ел» медале белән бүләкләнде. Бүләкне Чувашия Республикасының Батыр муниципаль округы башлыгы Рудольф Селиванов тапшырды. Бу хакта Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин Мортаза Рәхимовның истәлеген мәңгеләштерү турындагы мәсьәләне өйрәнергә кушты

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимовның истәлеген мәңгеләштерү турындагы мәсьәләне җентекләп өйрәнергә кушты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Андрей Турчак: Өч баласы булган әтиләр өчен мобилизациядән кичектерү үз көчендә кала

Tatar-inform.tatar 

Россиядә күп балалы әтиләр өчен мобилизациядән кичектерү гамәлдә булуын дәвам итә. «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак Telegram-каналда шулай дип язган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Самарада «Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр һәм бию ансамбле концерты була

Tatar-inform.tatar 

11 февральдә 16.00 сәгатьтә Самара шәһәренең «Чайка» мәдәният йортында «Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр, бию һәм шигърият ансамбле «Кар бөртекләре оча, истәлек гомерлеккә кала…» дигән концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

Владимир Путин: Рәхимов Россия тарихының борылыш этабында тотрыклыландыручы роль башкарды

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанның беренче Президенты РФ субъекты сыйфатында республика үсешенә зур өлеш кертте. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хабиров белән очрашуда белдерде.

Читать дальше...

Для нурлатцев проведут прямой эфир по вопросам начисления тарифов ЖКХ

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Сегодня, 13 января, в 16:00 часов на странице ВКонтакте состоится прямой эфир с первым заместителем руководителя Исполнительного комитета Нурлатского муниципального района Радиком Гиниятуллиным.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *