smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Новости за 16.01.2023

Атна азагында Татарстанда -2 градус булачак

Tatar-inform.tatar 

Якындагы көннәрдә Татарстанда уртача салкын һава торышы саклана, ә ялларда республикада һава температурасының күтәрелүе фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Чаллы шәһәрендә күпкатлы йортта янгын чыккан

Tatar-inform.tatar 

Бүген кич Чаллы шәһәренең Шамил Усманов урамындагы күп катлы йортта янгын чыккан. Бу хакта янгын сагы хезмәтенең 101 номерына хәбәр иткәннәр. Шаһитлар йорт тәрәзәсеннән чыккан куе төтенне видеога төшергән.

Читать дальше...

Татарстанда -22 градус салкын көтелә

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 17 гыйнварда, Татарстанда һава шартлары берникадәр үзгәрәчәк.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Төбәкнең көнбатыш районнарында бераз кар яварга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан уртача тизлектә фаразлана. Юлларда бозлавык хасил булачак, дип кисәтә синоптиклар.

Төбәктә төнлә һава температурасы -14..-19 градус, аязганда -22... Читать дальше...

Азербайҗанда Әлфия Авзалованы искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

15 гыйнвар көнне Азербайҗанның Баку шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез татар халкының легендар җырчысы, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалованың тууына 90 ел тулуга багышланган чара уздырды.

Читать дальше...

Чаллыда янгын чыккан фатирдан өлкән яшьтәге хатынны һәм аның улын коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

Чаллы шәһәрендә Сөембикә проспектындагы торак йортларның берсендә янгын чыккан. Янгын йортның беренче катындагы фатирда залда башланган. Янгын сагы хезмәтенең 101 номерына бу хакта 17.30 сәгать тирәсендә хәбәр иткәннәр.

Читать дальше...



Буа театрының «Дәрвиш» моноспектакле өч версиядә күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

Буа театрының «Дәрвиш» моноспектакле өч версиядә күрсәтеләчәк. Өч көн дәвамында – 14, 15, 16 гыйнварда Казанда «Дәрвиш» моноспектакленең икенче версиясе уйналды. Спектакль Камал театрының Кече залында күрсәтелде.

Читать дальше...

Минсәгыйть Шакиров белән хезмәттәшләре һәм якташлары хушлашты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстанның Чирмешән районының Лашман авылында ТР Муниципаль берәмлекләре советының элеккеге рәисе, Чирмешән районының элеккеге башлыгы, берничә чакырылыш Югары Совет һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Минсәгыйть Шакиров белән хушлашу мәрасиме булды. Сәясәт эшлеклесе кичә  74 яшендә озак авырудан соң вафат булды.

Читать дальше...

Миңнеханов: Мәдәни мирас объектлары Татарстанга җәлеп итү үзәкләре булырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда торгызылган мәдәни мирас объектлары һәйкәлләр генә түгел, ә туристларны җәлеп итү үзәкләре булырга тиеш. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының һәм ТР Туризм буенча дәүләт комитетының уртак коллегиясендә бу йөкләмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде.

Читать дальше...

Миңнеханов Татарстанда кунакханәләргә инвесторлар җәлеп итү чараларын эшләүне йөкләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда кунакханәләр төзү өчен инвесторларны стимуллаштыру чараларын эшләргә, шулай ук туристлар автобуслары җитмәү һәм туризм өлкәсендә кадрлар әзерләү мәсьәләләрен контрольгә алырга кушты. Бу бурычларны ул ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының һәм ТР Туризм буенча дәүләт комитетының уртак коллегиясендә әйтте.

Читать дальше...

Казан табибы Әлмәттә яшәүче 11 айлык баланың үпкәсеннән чикләвек кисәкләре алган

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә бер яше дә тулмаган бала чикләвек белән тончыккан. Аны коткару өчен Балалар республика клиник хастаханәсе табибы килгән. Бу хакта «Татар-информ»га клиника матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Казанда торак йортта янгында ана белән улы төтен исе белән агуланган

Tatar-inform.tatar 

Казанның Короленко урамындагы күпфатирлы торак йортта янгын чыккан. Бу турыда бүген 15.00 сәгать тирәсендә 101 номеры буенча янгын сагы хезмәтенә хәбәр иттеләр. Беренче катта подъездда икенче ишек янган. Янгын 0,5 квадрат метр мәйданга зыян салган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче йортта яшәүчеләр аны сүндергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Алексей Песошин «Закон территориясе» республика конкурсы лауреатларын бүләкләүдә катнашты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казанда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы бинасында «Закон территориясе» республика конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Чарада Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Премьер-министрының урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

Читать дальше...

Нәкый Исәнбәткә багышлап «Җыен» фонды чыгарган китап Тинчурин театрында тәкъдим ителә

Tatar-inform.tatar 

Тинчурин театры «Идегәй» премьерасы алдыннан күренекле галим Нәкый Исәнбәткә багышланган китап презентациясенә чакыра. Җыентык «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясында нәшер ителгән.

Читать дальше...

Лениногорск мөхтәсибәтендә мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышы була

Tatar-inform.tatar 

4 февральдә Лениногорск мөхтәсибәтендә «Татнефть» спорткомплексы территориясендә мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышы була. Гаризаларны 31 гыйнварга кадәр бирергә кирәк.

Читать дальше...

Бу атнада Казанда көчле салкыннар көтелми

Tatar-inform.tatar 

Бу атнада Татарстан башкаласында Хач ману (Крещение) суыклары көтелми. Аның урынына атнаның икенче яртысында Казанда сизелерлек җылыта, уртача тәүлеклек температура климат нормасыннан югарырак булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

Читать дальше...

Татарстанда адашкан балыкчыны тапканнар

Tatar-inform.tatar 

Кичә кич республиканың Алексеевск районы Речное авылы янында Чистайдан килгән 52 яшьлек ир-ат балык тотарга киткән. Аннары ул Саконы бистәсе ягына юл тота һәм адашып Коневая Грива утравына килеп чыккан. Туңган балыкчы балыкчылар өенә кергән.

Читать дальше...

Ижауда сәүдә үзәген дроннар җитештерү ширкәте итеп үзгәртүгә каршы петиция чыкты  

Azatliq.org 

Петиция авторлары искәртүенчә, "Италмас" сәүдә-күңел ачу үзәге торак йортлар янында урнашкан. Бу хәрби җитештерү турында инде "бөтен дөньяга кычкыралар", бу исә шәһәр кешеләрен дә куркыныч астына куя, чөнки "Ижауның торак районнары да һәдәфкә әйләнәчәк" дип искәртә авторлар.

Минсәгыйть Шакиров вафат булу сәбәпле, Татарстан хакимияте кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан җитәкчелеге ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР Авыл хуҗалыгы советының элеккеге рәисе Минсәгыйть Шакировның вафатына бәйле кайгы уртаклашты, Татарстан җәмәгатьчелегенең авыр югалтуга дучар булуын ассызыклады.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *