Лениногорскиның «Ак калфак» оешмасы балаларга милли ризыклар пешергә өйрәтте
Лениногорскиның «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы төрле кызыклы чаралар уздырып кына тора. Бу юлы Мәдәният сарае белән берлектә «Интернетсыз көн» дигән акция кысаларында шәһәрнең бер кафесында милли ризыклар пешерү буенча остаханә уздырдылар.
Ә милли ризыкларны пешерергә өйрәнергә 11нче гимназия укучылары, «Айсылу» балалар театрына йөрүчеләр килде. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы хәбәр итә.
«Интернет булмаганда, нәрсә эшләргә? Әлбәттә, тәмле итеп берәр милли ризык әзерләргә, гаиләне, әти-әнине сыйларга кирәк. Без шундый өйрәтү дәресе уздырырга дип күптән хыялландык», - дип сөйли Лениногорскиның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова.
«Ак калфак»ның уңган ханымнары һәм балалар бергәләп өчпочмак, бөккән (кайбер якларда бөкре диләр икән) һәм кыстыбый пешерделәр. Балалар бәрәңге турауда, уклау белән камыр җәюдә катнашты.
Ризыкларны пешерү барышында аны ничек итеп ясарга, камырның нинди серләре бар, ризыкны тәмле итү өчен ни эшләргә кирәклеген – балалар барысын да белде.
Тырышып, бар күңелен биреп ясаган өчпочмаклар мичкә кереп китте. Ә ул пешкән арада балалар үзләре белгән татарча такмаклар әйтеште, җырлар җырлап алды.
Соңыннан бергәләп тәмле өчпочмаклар белән чәй эчтеләр.
Фото: © «Заман сулышы»