Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Лифтта кысылып калган кешене ярты сәгать эчендә кабинадан чыгарарга тиешләр

0

Күпфатирлы йорттагы лифт барлык яшәүчеләрнең уртак милке булып санала, ә аның торышы өчен, гадәттә, идарәче оешма яки торак милекчеләре ширкәте (ТСЖ) җавап бирә. Бу хакта юрист, җәмәгать эшлеклесе, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эксперт Дмитрий Бондарьга сылтама белән RT хәбәр итә.

«<...> идарәче оешма лифтны вакытында төзәтеп кенә калмыйча, диспетчер элемтәсен дә оештырырга, кимендә елга бер тапкыр тикшерү үткәрергә тиеш», – дип искәрткән Бондарь.

Әгәр лифт ватылса, шунда ук авария-диспетчер хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Моннан тыш, язма мөрәҗәгать тә юллау яхшы (җәмәгать эшлеклесе фикеренчә, моны иң тизе – «Госуслуги.Дом» мобиль кушымтасы аша эшләү).

«Лифтта кысылып калган кешене ярты сәгать эчендә кабинадан чыгарарга тиешләр. Гадәти ремонт өчен бер тәүлек вакыт бирелә», – дип ассызыклаган юрист.

Әгәр лифтны озак вакыт төзәтмиләр икән, күрсәтелгән хезмәтнең сыйфатсыз булуы турында акт төзергә кирәк. Шикаятьләрне Торак инспекциясенә һәм Ростехнадзорга җибәрергә мөмкин. «Мондый комплекслы тикшерүләр, мөгаен, компанияне тизрәк эшләргә мәҗбүр итәр», – дип өстәгән эксперт.

Моннан тыш, иминлек таләпләрен бозган өчен РФ КоАПның 9.1.1 маддәсе буенча штрафлар каралган. Кешеләрнең гомеренә куркыныч булмаган очракта алар зур түгел: вазифаи зат өчен 2 меңнән 5 мең сумга кадәр, оешма өчен 20 меңнән 40 мең сумга кадәр.

Әмма кешеләрнең гомеренә куркыныч тудырылса, штрафлар берничә тапкырга арта. Вазифаи зат өчен – 20 меңнән 30 мең сумга кадәр, ә оешма өчен – 300 меңнән 350 мең сумга кадәр.

«Иминлек яшәүчеләрнең үзләренә дә бәйле икәнен онытмаска кирәк. Сакчыл караш техниканы озаграк төзек хәлдә тотарга ярдәм итә», – дип йомгаклаган Дмитрий Бондарь.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *