smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2020

Новости за 02.04.2020

Алабугада волонтерлар саклагыч битлекләр тегә

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 2 апрель, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада бер тапкыр кулланыла торган битлекләр тегү оештырылган. Волонтерлар үз хезмәтләре белән гражданнарның сәламәтлеген сакларга булыша. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда балалар онкологиясе үзәген төзү 650 млн сумга төшәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Казанда балалар онкологиясе, хирургия һәм гематология үзәген төзү 650 млн сумга төшәчәк дип фаразлана. Тиешле мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Читать дальше...

«Танеко»да эшләүче яшьләр компаниянең лаеклы ялдагы хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада «Танеко» комплексының ярдәмгә мохтаҗ һәр ветеранына корпоратив волонтерлар ярдәм күрсәтәчәк. «Татнефть» ГАҖнең бу инициативасы «Танеко»ның профсоюз һәм яшьләр комитеты җитәкчелеге тарафыннан яклау тапты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Кукмара редакциясе хезмәткәрләре пенсионер гаиләсенә газетаны өйләренә илтеп бирде

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 2 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмара редакция хезмәткәрләре район газетасына язылган Андреевлар гаиләсенә яңа басманы илтеп бирде. Хәзер өлкәннәребез район вакыйгаларыннан хәбәрдар була ала. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Әтнә укытучылары «Үлемсез полк» акциясендә катнашучылар өчен пилотка теккән

Tatar-inform.tatar 

(Әтнә, 2 апрель, «Татар-информ», «Әтнә таңы», Сүрия Мингатина). Әтнә укытучылары «Үлемсез полк» акциясендә катнашучылар өчен укучыларга пилотка теккән. Бу эшкә үзләрен патриот дип санаган район мәктәпләренең технология укытучылары алынган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Апаста карантинда утыручы өлкәннәр волонтерлар ярдәменнән куллана башлаган

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 2 апрель, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләлә Сафиуллина). Апас районында барлыгы 7 кеше «Кайнар линия» телефонына шалтыратып, волонтерлар хезмәтеннән кулланган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Республиканың Баш ветеринары Әлки комплекслары эше белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 2 апрель, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында республиканың Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов булып китте. Аны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде. Баш ветеринария табибы «Кызыл Шәрык» агрохолдингының Карга сөтчелек комплексы эше белән якыннан танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Сабада кошлар өчен 170 оя ясаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Саба, 2 апрель, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). «Саба укыту-тәжрибә урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре урман фонды территориясендә кошлар өчен 170 оя ясаган һәм агачларга элеп куйганнар. Чара ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелүче Халыкара кошлар көненә багышланды.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *