Миңнеханов Борһановны мәгариф министры вазифасыннан алу турындагы боерыкны имзалады
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рафис Борһановны республика вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры вазифасыннан азат итү турындагы боерыкны имзалады. «Башка эшкә күчү сәбәпле, Борһанов Рафис Тархан улын Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасыннан азат итәргә», диелгән боерыкта. «Татар-информ» агентлыгы Рафис Борһановның отставкага китүе турындагы мәгълүматны хәбәрдар чыганак раславын хәбәр иткән иде.