smi24.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2020

Новости за 03.12.2020

Әлмәт театры Зөлфәт Хәкимнең «Ана җыры» романын сәхнәләштерергә планлаштыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры Зөлфәт Хәкимнең «Ана җыры» романын сәхнәләштерергә хыяллана. Бу хакта театр җитәкчелеге «Татар-информ» хәбәрчесенә театр җитәкчелеге җиткерде. Зөлфәт Хәкимнең «Ана җыры» романы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан мәдәният министрлыгы игълан иткән грантлар конкурсы кысаларында язылды. Әсәр «Казан утлары»нда басылып чыкты. Конкурсны Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты каршындагы комиссия Театр әһелләре берлеге белән бергә оештыра. Читать дальше...

Роспотребнадзорда медицина битлеген шарф белән алыштырырга ярамый дип кисәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Битлекне шарф белән алыштырырга ярамый, шулай ук аны дөрес кияргә кирәк, бары тик шул чагында гына ул коронавирус инфекциясеннән саклаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының молекуляр диагностика үзәге әйдәп баручы эксперты Михаил Лебедевка сылтама белән хәбәр итә. «Шарф берничек тә вирустан саклау чарасы була алмый. Читать дальше...

Татарстан театрлары арасында телне саклау темасына грантлар конкурсы игълан ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан театрлары арасында татар телен саклауга, өйрәнүгә, үстерүгә һәм популярлаштыруга багышланган театраль проектларга грантлар конкурсы игълан ителә. Бу хакта Татарстан театр әһелләре берлеге хәбәр итә. Конкурсны Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты каршындагы комиссия Театр әһелләре берлеге белән бергә оештыра. Грантлар конкурсы «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы…» дип атала. Ул заманча драматургия һәм театр... Читать дальше...

Төнлә Казанда шәхси йорт янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төнлә Казанда шәхси йорт янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген 2.35 сәгатьтә 112 бердәм номерына Яңа Сосновка бистәсенең Вишневая урамында шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Ут белән көрәшүчеләр килгәндә, ялкын телләре йортны тулысынча ялмап алган була. Янгынны иртәнге дүртләр тирәсендә тулысынча сүндергәннәр. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Читать дальше...

Казанда «Сириус»ның яңа лаборатория корпусы 15 декабрьдә ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Республика олимпиада үзәге базасында инновацион лаборатория корпусын төзү эшләре 15 декабрьдә төгәлләнергә тиеш. Биредә чаралар үткәрү 20-21 декабрьгә планлаштырылган. Талантлар университетының башкарма директоры Айдар Акмалов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Җиһазларны көйләгәннән соң, гыйнвар аенда лаборатория эшли башлаячак. Яңа мәйданчыкларда параллель рәвештә 3-4 профиль программасы гамәлгә ашырылыр дип көтелә. Балалар бирегә ай саен киләчәк», - диде Акмалов. Читать дальше...

«Татмедиа» газета-журналларына ташлама белән язылу ункөнлеге башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Бүгеннән почта бүлекчәләрендә газета-журналларга киләсе яртыеллыкка арзанрак бәядән язылып була. Ташламалар 13 процентка кадәр каралган. Бу акцияне «Почта России» акционерлык җәмгыяте оештыра. Татарстан Республикасының «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бу акциядә үзенең басмаларын тәкъдим итә. 13 процентка кадәр ташлама белән татар халкының танылган «Сөембикә», «Казан утлары», «Идел», «Чаян» һәм башка журналларга, «Шәһри Казан» газетасына, шулай ук балалар өчен чыгып килүче «Салават күпере»... Читать дальше...

31 декабрьдә эшкә баруның мәгънәсе бармы? - «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Лилия Локманова). Көннең берене яртысында да әллә ни зур эшләр башкарылмый анысы. Хезмәттәшләрне котлау, корпоративтан клаган ризыклар белән чәй эчү һәм башкалар белән мәшгуль ул көнне халык. Хатын-кызларның исә башында мең дә бер төрле салат рецепты, ел буе эшләнеп бетмәгән эшләрне башкарып чыгу теләге... Безнең теләкләрне истә тотып, Россиянең Иҗтимагый палата әгъзасы, “Аек Россия” җитәкчесе Солтан Хамзаев 31 декабрьне төбәкләрдә җитәкчеләргә ял дип игълан итүләрен сорап, хат язган! Читать дальше...

Уфада татар милли киемнәре фотокүргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). «Милли хасият» дип аталган татар һәм башкорт милли костюмнары һәм бизәнү әйберләре бренды Башкорстанның Уфа шәһәрендә милли татар киемнәре фотокүргәзмәсе ачып җибәрде. Бу хакта «Милли хасият» Инстаграм аккаунтында чараны оештыручылар хәбәр итә. Фотокүргәзмә кичә Уфаның танылган блогерлары катнашында һәм дефиле белән тантаналы рәвештә ачылган. Татар милли киемнәре фотокүргәзмәсе Уфаның «Лайфстайл» үзәгендә 15 гыйнварга кадәр эшләячәк.



Белгечләр озакка сузылган Covid-19 авыруының симптомнарын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Озакка сузылган коронавирус авыруының җиде төп билгесе ачыкланган. Бу хакта British Heart Foundation басмасына сылтама белән Express хәбәр итә. Британия табиблары авыруның озакка сузылган тискәре нәтиҗәләре госпитализацияләүгә мохтаҗ кешеләрдә генә булмавын ачыклаган. Мондый күренеш бик куркыныч булырга мөмкин, чөнки кешенең сәламәтлегенә шактый тискәре йогынты ясый ала. Озакка сузылган Covid-19 авыруы симптомнарына хәлсезлек, авыр сулыш алу, тынычсызлану һәм депрессия... Читать дальше...

Татарстанлыларны Бөтенроссия хокукый диктантта катнашырга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан халкын IV Бөтенроссия хокукый диктантта катнашырга чакыралар. Чара 3-10 декабрь көннәрендә узачак, дип хәбәр ителә акциянең рәсми сайтында. Чараның максаты - гражданнарның хокукый грамоталылыгын бәяләү. Ел саен диктант юрист көнендә уза иде, әмма 2020 елда, катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыять булу сәбәпле, ул юрдиктант.рф сайтында онлайн-форматта узачак. «Диктантның төп бурычы — халыкның үз хокукларын өйрәнүгә мотивациясен арттыру», — диелә хәбәрдә.

Алабуга укучылары 170 килограмм батарейка җыйган

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 3 декабрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуга мәктәпләрендә укучылар 170 килограмм батарйка җыйган. Бу хакта район газетасы яза. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Дюрасел Раша» оешмасы арасында имзаланган килешү кысаларында узган. Акциядә Алабуга укучылары ярдәмендә 170 килограмм батарейка җыелган. Балалар гади файдаланылган батарейкаларның зарары һәм аларны утильләштерү нәтиҗәсендә алырга мөмкин булган кыйммәтле ресурслар турында белделәр, диелә хәбәрдә. Экспертлар фикеренчә... Читать дальше...

Минзәләдә иң яхшы Яңа ел бизәлешенә бәйге игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Минзәлә, 3 декабрь, «Татар-информ», « Минзәлә », Флүрә Мусина). Яңа ел бәйрәме кысаларында районда быел да «Иң яхшы яңа ел бизәлешенә» традицион конкурсы игълан ителде. Ул район башлыгының карары белән расланган. Бу хакта район газетасы яза. Җиңүчеләр «Авыл җирлекләрендә Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү», «Оешма территориясен Яңа елга иң яхшы бизәү», «Торак йортлар территориясендә иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинацияләрендә билгеләнәчәк, диелә хәбәрдә. Конкурс 2020 елның 14-24 декабрьдә үткәреләчәк.... Читать дальше...

Бөгелмә акробатлары Татарстан Чемпионаты һәм Беренчелеге призерлары булдылар

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 3 декабрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Узган ялларда Казанда спорт акробатикасы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Бөгелмә шәһәрен тренерлар Ирина һәм Даниил Кожеватовлар һәм Татьяна Вәлиева шәкертләре тәкъдим итте. Бу хакта район газетасы яза. Арина Османова һәм Даниил Кожеватов составындагы катнаш пар ТР чемпионатында көмеш призер булды. Пьедесталның икенче баскычына һәм үз төрләрендә һәм разрядларында Татарстан Республикасы Беренчелеге көмеш медальләренә... Читать дальше...

Әлмәт китапханәләре проекты Россиянең иң яхшы проектлары исемлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 3 декабрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт китапханәләре проекты Россиянең иң яхшы проектлары исемлегенә керде. Бу хакта район газетасы яза. Программада катнашу өчен 5020 кеше гариза тапшырган, әмма 150 се генә ябык онлайн-инкубаторга эләккән. Ай дәвамында катнашучылар белән 30 эксперт эшләгән. Катнашучылар өчен практик вебинарлар, консультацияләр оештырылган. Иң югары балл җыйган 60 катнашучы 26-29 ноябрьдә Мәскәүдә узган турда үзләренең проектларын яклаган. «OpenAirLIB ... Читать дальше...

Осиновоның «Алтын» халык ансамбле «Алтын Вологда» халыкара бәйгесендә гран-при отты

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 3 декабрь, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Осиновоның «Алтын» халык ансамбле «Алтын Вологда» хореография халыкара бәйгесендә гран-при отты. Бу хакта район газетасы яза. 5 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр «Азимут творчества» хореографлары иҗтимагый хәрәкәте онлайн конкурс үткәрде. Анда ансамбль укучылары катнашты. Жюри хөкеменә алар «Өйгә юл» хореографик композициясен тәкъдим итте һәм иң югары бүләккә — 11-12 яшь категориясендә «Халык биюе» номинациясендә гран-прига лаек булды. «Алтын» халык... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *