Главные новости Абакана
Абакан
Август
2020

Журналист Эльвира Фатыйхова:«Теләсә кайсы зиратка кереп, ялгызым төн кунып чыга алам»

0
Журналист Эльвира Фатыйхова:«Теләсә кайсы зиратка кереп, ялгызым төн кунып чыга алам»

Эльвира, «Шаманнар артыннан сәяхәт» китабың нинди жанрда? Нон-фикшн жанрында. Бу сүз документаль проза дигәнне аңлата. Кыскасы, әсәрең реаль вакыйгаларга нигезләнгән булырга тиеш. Дөнья әдәбиятында нон-фикшн хәзер бик популяр. Русларда да шул жанрда гына эшли торган нәшриятлар бар. Мәсәлән, «Альпина паблишер». Алар инде повесть, роман, балалар әкиятләре һәм шуның ишене бөтенләй карап та тормый. Китаплар барысы да тормышта булган вакыйгаларга нигезләнгән булырга тиеш дип исәплиләр. Игътибар итәсеңдер, фильмнар да еш кына «булган вакыйгаларга нигезләнеп төшерелде» дигән язу белән башланып китә. Татарга бу бөтенләй чит әйбер түгел, сәяхәтнамәләр, мемуарлар — болар бар да шул нон-фикшн булып бара. Безгә бу базардан читтә калырга ярамый, активрак шушы юнәлештә эшләргә кирәк, чөнки киләчәктә ул тагын да актуаль булачак. Соңгы елларда татар телендә нон-фикшнда язылган китапларны күргәнең бармы? Бар инде алар. Мәсәлән, Искәндәр Сираҗиның «Бер утыру — бер гомер» китабын әле дә сорыйлар. Аның артыннан йөрергә Искәндәр абыйның гына вакыты юк. Ә бит нәшрият өчен бу бик табышлы проект булыр иде. Рүзәл Мөхәммәтшинның «Мин дә китәрмен әле…» китабы күпме тавыш чыгарды матбугатта. Ул да нон-фикшн. Яшьлегендә эчеп йөргән, полиция бүлекчәсенә эләккән, хәзер зур кеше булган, дип сүзе китте. Шундагы тавыш булмаса, мин ул китапны эзләп табып, сатып алмаган булыр идем. Күрми дә кала идем. Ә тавышы чыкты, димәк, андый тормышчан китапларга ихтыяҗ бар. Һәм ул ихтыяҗ зур. Нон-фикшн — документаль нигезгә корылган, бик әз генә уйдырма элементлары булган жанр. Синең китабыңда кайсы җирләре уйлап табылган? Барысы да реаль вакыйгалар. Кайбер бүлекләрдә кеше исемнәрен генә алыштырдым, чөнки конкрет кешеләрнең шәхси язмышына кагыла торган элементлар күп. Мәсәлән, Кыргызыстанга минем белән бергә татар кызлары да барды. Бер кызның гаиләсендә каргыш бар, диделәр. Аңа кырык яшь тулган инде, үзе дә, сеңлесе дә кияүгә чыга алмый икән. Каргыштан чистарыну өчен җидешәр корбан чалып, корбан ашлары әзерләргә кушылды. Алар әле соңыннан, бер шаманканы чакырып, өйләрен дә чистартып йөрде. Менә андый моментларны биреп булмый, таныла, шуңа күрә исемнәрен үзгәртергә туры килде. Китапның башыннан ахырына кадәр алып бара торган геройлары бармы? Үзем төп герой, чөнки башыннан ахырына кадәр мин узган юллар гына сурәтләнә. Башка төп герой була да алмый: анда биш төрле сәяхәт сурәтләнгән. Хәтта бер сәяхәттә дә башыннан алып азагына кадәр бара торган геройлар юк, юлымда төрле кешеләр очрады. Алар шул очраган җирендә утырып калды, ә мин алга таба киттем. Эльвира, мондый рухтагы китапны язу теләге, идеясе каян барлыкка килде? Башлап ташлаган китапларым күп инде ул… Узган ел эштән киткәч, үземнең архив тартмаларымны җыештыра, ревизия ясый башладым да, көндәлекләремә тап булдым. Сәяхәтләрдә төшеп, фотоальбомга тупланган сурәтләремне карап утырдым. Шул вакытта бер нәшрият нон-фикшн жанры буенча мастер-класс үткәрде. Аннан соң курсларына да язылдым. Шунда, башкалар белән бергәләп темалар сайлаганда, һәр кеше үзе яраткан бер өлкәне алып, шул хакта язарга куштылар. Ә мин сәяхәт итәргә яратам. Хезмәт хакын җыештырып, елына өч тапкыр кая да булса барып кайтам. Анда көндәлекләр дә язып барам. Шул көндәлекләремнең бер өлешен русчага тәрҗемә итеп бирдем. Редактор бик мактады. «Тагын шундый язмаларың бармы, бу бит әзер китап инде», — диде. Бу китап шул курсның бер нәтиҗәсе буларак эшләнгән әйбер. Үзем өчен ул эксперимент, азарт уен булды. Китабыңны кибетләрдә табып буламы инде? Казанда Тукай урамы, 23нче йорттагы китаплар сату ноктасында һәм Чаллыда «Тургай» китап кибетендә бар. Аерым сатучыларның кулларында. Мәсәлән, Минзәлә районы Тупач авылында Фәйрүзә апа Гайниевада, Кукмарада Фәридә Хисамовада. Киләчәктә зур кибетләрдә дә булыр әле ул, бозылып сасый торган товар түгел бит, әкренләп таралыр дип өметләнәм. Беләсеңме, күпләр үз китабының кулъязмасын нәшриятка илтеп тапшыра да эше бетә. Бу бик җиңел юл. Ә мин иң авыр юлдан киттем. Башта яздым, аннан текстыма редактор эзләдем, һәркайсының нинди китап эшләвен һәм аларның ни дәрәҗәдә популяр булуын карап чыктым. Аннары корректор һәм верстальщик, китап тышына рәссам, дизайнер эзләдем. Мәскәүдән ISBN номерын алырга кирәклеген белдем. Әгәр дә шул номер алынмаган булса, синең китабың китап булып саналмый икән. Мәскәүгә гариза язып салгач, типографияләрдән аларның бәяләре турында белешә башладым. Китапны Чувашиядә бастырдым, иң арзаны шул иде. Шуннан ары машинама үзем төяп кайтып барганда уйлыйм: кая куям инде хәзер боларны, дим. Үземне тынычландырган булам: мин беренче китап чыгаручы түгел, үз иҗатын бастырып сатучы язучылар бар бит. Аларның китап кибетләре белән элемтәсе, берәр социаль челтәрдә төркеме бардыр, дип хыялланам. Язучыларга бу эшендә Язучылар союзы да берәр ничек ярдәм итәдер, дим. Самими юләр! Бөтен республикага ул татар китабы сатучы кибетләрнең саны иллегә дә тулмый. Аларның бөтенесен бер ватсап төркеменә булса да туплап, яңа чыккан китапларны шунда тәкъдим итеп барырга мөмкин бит. Язучылар союзыннан торып бу эш эшләнсә, иҗатчыларга зур ярдәм булыр, китап сатучылар да яңа басмалар турында белеп торыр иде. Бәлки, ул бардыр, ә?! Бәлки, мин генә белмимдер? Ярар, мин бу китап сату өлкәсен яхшылап өйрәнермен әле. Бу тема миңа бик кызык, ул үзе бер квест. Сәяхәтләреңдә сөйләнгән йолаларны үз күзең белән күрдеңме, үзең дә катнаштыңмы? Кайберләрендә үзем дә катнаштым. Мәсәлән, Хакасиядә ниндидер чаралар, бәйрәмнәр булганда, аларда башта шаманнар җыелып, утны ашаталар. Шундый кечкенә генә бер йола, менә шундыйларда катнаштым. Шаманнар белән аерым да очраштым, бер зур интервью да әзерләгән идем. Басылмады ул. Китапка өлешчә кереп китте. Хакасиядә, фестивальгә дип атап килгән бер кыз, һәр төн бер шаманка янына йөрде. Тормыш юлын ачу өчен, һәр төн кара тавык чалабыз, дип сөйләгән иде. Хакасия, Тыва якларында рәсми шаманнар берлеге бар. Бөтен әйбер алар белән киңәшләшеп эшләнә. Кыргызыстанда да булды төрле кызык йолалар. Алар каберлекләргә йөриләр, зиратларда төн куналар, корбан чалалар. Бер хатынны корбанга суелган сарыкның каны белән коендырдылар. Аңа бик каты бозым ясаганнар, шуннан чистарту өчен эшләделәр. Эльвира, шактый гына куркыныч әйберләр турында сөйлисең. Үзең бу вакытта курыкмадыңмы? Нинди хисләр кичердең ул моментта? Инвалид арбасында утырган ул хатынның янәшәсендә генә идем һәм бу хәл бөтенләй көтелмәгәндә булганлыктан, бераз сискәнеп киттем анысы. Унбиш минут телемне әйләндереп сүз дә сөйләшә алмаган идем ул чакта. Ә зиратта төн кунуларны әйтсәң, Казахстан, Кыргызстан сәяхәтләреннән соң, мин хәзер теләсә кайсы зиратка кереп, ялгызым да төн куна алам, берние дә юк. Син хәзер китабыңда сурәтләгән йолалар укучылар өчен инструкция кебек булыр дип уйламыйсыңмы? Мин аларны инструкция кебек зур төгәллек белән язмадым. Ул эшләр барышында нинди догалар укылуын, фәлән сүзләрне җидешәр кат кычкырасы һәм тозны ут өстенә сибеп, ипине фәлән кисәккә турап утны ашатасы дип аңлатмадым, билгеле. Белер-белмәс канга коенып ятмаслар дип өметләнәм инде. Алга таба бу йола кылынган кешеләрнең тормышлары белән кызыксынганың булдымы, булыштымы икән аларга бу канда коенулар? Шушы корбан сарыгының канында коенган хатын чынлап та яшәп китте. Аңа үлемгә дип бозым ясаган булганнар, бөтен гәүдәсен диярлек паралич суккан, тавышы да юк иде. Хәзер инстаграмда фотоларны күреп торам, аралашып та алабыз, хәле әйбәт. Тернәкләнеп киткән ул. Ире дә кире кайткан, әмма ул аны кертмәгән инде. Татарстанда да бармы андый нәрсәләр? Бар, сихерчеләр, өшкерүчеләр, дәвачылар бик күп, бигрәк тә мари ягы белән чиктәш Әтнә белән Балтачта. Арчада, Буа якларында да күп алар. Мәсәлән, үзебезнең Кукмарада мондый күренеш алай ук еш очрамый да әле. Югыйсә, бездә мари, удмурт, керәшеннәр бергә яши, булса ул нәкъ менә Кукмарада булырга тиеш кебек… Мин аларны бер дә юктан барлап йөрмәдем. Хакасиядә йөреп кайткач, редакторыма шунда күргәннәрне сөйләп утырдым да, ул газетада мистикага корылган бер сәхифә башлап җибәрергә тәкъдим итте. Мин әкренләп Татарстандагы күрәзәчеләр, дәвачылар турында мәгълүмат туплый башладым. Бер районда хәтта шөлдерле барабан һәм камчы белән эшләүче чын шаманканы да таптым әле. Газетадагы мондый сәхифәгә мөселманнарның каршы киләчәген дә аңлый идем. Йолдызнамә чыгара башлагач ук шикаять язучылар булды. Менә шуларны җыеп туплагач, кайда, ничек, кемнәр бар икәнен күрдем инде. Татарстанда күргән иң шаккатырган йола турында безгә дә сөйлә әле. Бездә мәҗүсилек, ислам, православие ничектер болганып, дуслык боткасы хасил булган. Әйтик, Казахстан белән Кыргызыстанда мәҗүсилек белән мөселманлык бергә катнашкан да, алар менә әүлияләрнең каберләренә йөри. Мөселман булган кешеләрнең каберлекләрендә, изге җирләрдә дога кылалар. Ә бездә изге православларның каберләренә дә йөрү бар. Әле генә Коръән сурәсе укып утырган яулыклы ханымнарның, Биектау районындагы Анисия түтәлләре дигән урынга баргач, хач каршында сәҗдәгә егылуын күреп шок кичергән идем. Бездә мөселманнарның каберен генә түгел, православ динендәгеләрне дә олылап искә алу, хөрмәт белән карау күзәтелә. Пропаганда дип әйтмиләрме? Ислам динендәге кешеләр каршы чыкмыймы? Кешенең фикерен, әлеге темага мөнәсәбәтен билгеләү өчен вконтактеда үз сәхифәмдә шушы темага кыска гына постлар язып бардым. Мөселманнар икегә бүленде. Берәүләре кяфер, җаһил дип сүкте. Җаһил дигәне надан дигәнне аңлата, беләсеңдер. Икенчеләре, белеп торырга кызык, күбрәк яз, болай да була икән, дип язды. Төрле кеше бар бит инде, бөтенесенә ярап бетеп булмый. Минемчә, күпчелек мөселманга бу китап кызык булачак, чөнки аның өч бүлеге диярлек суфи мөселманнарга багышланган. Мистикага бик якын тармак бит ул суфилык. Элек мәҗүсиләр яшәгән җирләргә ислам дине килеп җиткәч, алар аны тулаем кабул итә алмаган. Менә шулай мәҗүсилек белән катнашып, ниндидер бер мистик юнәлеш барлыкка килгән. Бездә дә бар суфичылык. Мөселманнарга бу ягы кызык булыр. Аннары белем алу, сәяхәт итү ул — сөннәт. Коръән чикләрендә генә яшәмичә, башкаларны да өйрәнеп, аларның тормышлары белән кызыксыну аларга да кызыктыр дип уйлыйм. Ул йолаларда катнашкан кешеләр үзләре ислам динендәме соң? Алар аны үзләре ислам дине кануннарына каршы килә дип санамыйлармы? Әйе, алар ислам динендәге кешеләр. Төрле фикер бар, кемдер андый кешеләрне каргый, ул бөтенләй исламнан чыгаручы ширк әйберләр, ди. Кемнәр өчендер исламның иң дөрес формасы шул. Шуларның берсе генә дөрес дип әйтеп булмый. Аннары дингә караш та бертөрле генә була алмый. Бу йолаларның каян барлыкка килүен аңлатып бирә алалармы алар? Бу бик борынгыдан килгән нәрсәләр бит. Суфичылык үзе хәзерге Ирак һәм Сирия җирләрендә VIII гасырда ук барлыкка килгән. Ә төркиләрдә суфичылык Хуҗа Әхмәд Ясәвидән башланган дип сөйлиләр. Һәрхәлдә, Казахстанда, Әхмәд Ясәви төрбәсенә шулай дигәннәр иде. Безнең Татарстанга каян килеп чыккан болар? Безгә моны Казахстан кешесе алып килгән. Ул Татарстанга күченеп килгән һәм кешеләрне дәвалый башлаган. Бозымы булган бер хатынны дәвалагач, Казахстанга барып, шундый төркем белән изге җирләрне үткәч кенә бозымыннан чистарына алачагын әйткән. Изге урыннарга төркемнәр белән барып, корбан чалулар безгә шуннан килгән. Эльвира, үзең ничек уйлыйсың, дөреслек бармы менә ул йолаларда? Син үзең ышанасыңмы аңа? Мин алар арасында дөреслек эзләү максатыннан йөрмәдем. Бары тик бу күренешләрне өйрәнү, үз күзләрем белән күрү кызык. Төрки дәүләтләрдә җәлеп иткән тагын бер әйбер бар: ул безнең тамырлар. Безнең аша, әйткәнемчә, күп диннәр узган. Шуларның барысы да үз йөзен сеңдерә торгач, без бик күп гореф-гадәтләрне, матур йолаларны югалтканбыз. Безнең мәдәни пласт бик нык саеккан. Мәсәлән, Хакасиягә православие әле XVIII гасырда гына барып җиткән, башка диннәр буталмаган. Менә шул бәхетле очраклык белән, анда күп борынгы матур йолалары сакланган. Әйтик, егет белән кызны ярәштерү йоласы. Аларны түргә утыртып, чәчләрен бәйләп, утта яндырганнан соң гына алар ир белән хатын санала. Бездә дә бит чәче чәчкә бәйләнгән дигән сүз бар, ә йоласы юк. Тывада да яшь парның чәчләрен бәйләп үрү йоласы бар. Фейсбуктагы бер бәхәс вакытында Исмәгыйль исемле бер егет: «Татарның Сабан туе белән өчпочмактан башка нәрсәсе бар соң аның?» — дип мыскыл итеп язган иде. Ул өлешчә хаклы, татарның өчпочмак белән Сабан туе гына калып бара. Соңгы елларда инде кайбер мөселманнарның: «Сабан туе дигән бәйрәм исламда юк», — дип сөйләгәнен дә ишеткәнем бар. Син ул борынгы йолаларны кире кайтарырга кирәк дип саныйсыңмы? Аларны кимендә белеп тору кирәк дип саныйм. Белсә, үз бабаларының да шул юлны узуын аңлаган аек акыллы мөселман кешесе ул халыкларны кяфер, җаһил дип атамас иде. Минемчә, аларны хөрмәт итү, ул йолаларны белеп, өйрәнеп тору — үз тамырларыңа һәм милләтеңнең тарихына хөрмәт дигән сүз бит. Китабыңда Татарстан йолалары күпме урынны алып тора? Татарстан турындагы өлеше китапта иң кечкенә урынны алып тора. Аның турында яза башласаң, бик озакка сузылыр иде, чөнки бездә 200ләп изге урын бар. Мөселманнар кабул итсәләр, итмәсләр дә, андый җирләр бар. Бездә хәтта аерым бер шаманнар шурасы ясарлык дәвачылар, күрәзәчеләр, сихерчеләр дә бар. Аларны язу өчен аерым ике китап кирәк булыр иде. Бездә мөселманнарның гына түгел, православ динендәгеләрнең дә изге җирләре бар. Дингә карап кешеләрне бүлмәдем мин. Бары тик тормышта менә шундый йолаларның булуын гына күрсәтергә теләдем. Мәсәлән, Казахстан белән Кыргызыстанга бозымнарыннан чистарынырга православлар да баралар. Башкалар белән бергә дога кылганда кулларын күтәреп утыралар. Алар: «Иң әйбәт ял итү урыны шушы, чистарынып, көч җыеп кайтабыз», — диләр. Шуңа монда дин буенча бүлгәләү дөрес тә түгел. Эльвира Фатыйхованың «Шаманнар артыннан сәяхәт» китабыннан өзекне сылтамадан кереп укый аласыз.







«Я ВАС СПРАШИВАЮ, КТО ВЕРБОВАЛ ВАЗ, ЗЕЛЕНСКОГО?!» Записки Мессии по технике безопасности.

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Более 12 тысяч жителей Москвы и Московской области получают повышенную пенсию за работу в сельском хозяйстве

Вебкам-студия MONTANA в Санкт-Петербурге

АНДРЕЙ БЕЛОУСОВ И "СВЯТОЙ ЛЕНИН" ОТКЛЮЧАЮТ НАСТОЯЩИХ ПИРАТОВ?!


Дарсонваль: что это, в чём польза, против угрей, выпадения волос и себореи

В АО "Желдорреммаш" введен единый Стандарт по метрологическому обеспечению в производстве.

Третий международный фестиваль театров кукол «Перекрёсток» прошёл в Новосибирске

Команда Сервисного локомотивного депо «Сольвычегодск» филиала «Северный» ООО «ЛокоТех-Сервис» стала победителем эстафеты ГТО железнодорожных игр «Мы вместе»


Rashan Gary Showed No Concern When Asked About Caleb Williams

‘I’ll have to talk to my agent’ says Harry Kane as England star offered transfer from Bayern during press conference

Who could England get next in Euro 2024 knockout stage after going through to last-16?

Meet Slovenia’s gorgeous Wags, from a mummy blogger and influencer to a professional tennis star


Мобильный принтер этикеток iMove T3Pro - лёгкий, производительный, компактный

Терминал сбора данных (ТСД) промышленного класса SAOTRON RT42G

Терминал сбора данных (ТСД) промышленного класса SAOTRON RT42G

Началось строительство путепровода между Костромской улицей и Юрловским проездом в Москве


Прохождение элитного подземелья «Лесной алтарь» в Tarisland

Model viewer forensics reveal that Elden Ring: Shadow of the Erdtree's Dancing Lion boss is actually two little guys piloting it around

Dustborn let me smash fascists and flirt with my situationship on a road trip across America

'Maybe this new Stardew Valley-like game is pretty good' I said to myself after blearily noticing I'd played it until 2 in the morning


Робота водієм у Таксі 571 (Київ)


Росгвардейцы заступили на дежурство в Ширинском районе в составе курортной полиции

Избитая мужем-стриптизером модель из Абакана раскрыла подробности инцидента

В Абакане в Парке Победы началась реконструкция

Спецназ Росгвардии отработал приемы десантно-штурмовой подготовки в Хакасии


Турчак возглавил список кандидатов от «ЕР» на выборы в госсобрание Республики Алтай

Наглость нелегалов не знает предела

В Туве водитель, нарушивший за год 17 раз ПДД скончался на месте аварии

Экологические итоги недели: Хакасии грозит мусорный коллапс


В столице Хакасии выберут лучших цветоводов

Выстроились по росту. С 1 июля тарифы на «коммуналку» подрастут почти на 10%

Аномальную жару в Хакасии ненадолго сменят грозы, град и сильный ветер

Жителей Хакасии приглашают на 1-й Республиканский фестиваль уличного кино «Свои»


Путинцева в Бирмингеме завоевала третий титул WTA в карьере

«Недальновидное решение». На «Беларусь 1» раскритиковали отказ Арины Соболенко от Олимпиады

Юлия Путинцева выиграла турнир в Бирмингеме

Россия — первая по теннисным отказникам! Почему сразу девять наших сказали «нет» Олимпиаде в Париже


Дети из городов присутствия СУЭК и СГК прошли оздоровление в Подмосковье

«Культурный марафон» стартовал в Хакасии

В Хакасии праздник выпускников пройдёт 28 июня

Фонд Мельниченко поддержал соревнования по спортивному туризму на водных дистанциях


Музыкальные новости

Юные таланты под эгидой Фонда Спивакова дали концерт в «Михайловском»

Певица Дженнифер Лопес готова развестись с Аффлеком из-за его скверного характера

Педагог центра «Моцарт» стала лауреатом фестиваля-конкурса «Алтарь Отечества»

Продвижение Стихов. Раскрутка Стихов. Продвижение Песни. Раскрутка Песни.


Тарифы на ЖКХ вырастут с 1 июля: насколько увеличится плата

В Хакасии начинает работу масштабный выставочный проект «В стране Изумрудного Будды»

Жителей Хакасии приглашают на 1-й Республиканский фестиваль уличного кино «Свои»

Дети из Хакасии и Алтая познакомят сверстников с мифами и легендами своих республик


Начались съемки сериала “Три сестры” с Ларисой Гузеевой, Павлом Деревянко и Юлией Александровой

В Тульской области завершился Кинофестиваль «Движение по вертикали» памяти Станислава Говорухина

Команда Сервисного локомотивного депо «Сольвычегодск» филиала «Северный» ООО «ЛокоТех-Сервис» стала победителем эстафеты ГТО железнодорожных игр «Мы вместе»

Вебкам-студия MONTANA в Санкт-Петербурге


В Абакане временно изменятся маршруты общественного транспорта

В Хакасии взялись за любителей громкой езды

В Хакасии при лобовом столкновении погибло два человека

Проверенная автошкола в Москве


"Хинди Руси бхай бхай": Россия и Индия готовят Западу "большой привет"

Россия получит доступ к военным базам и аэродромам Индии, что создаст угрозу США

Президент Конго Сассу-Нгессо прибыл в Москву на переговоры с Путиным

Президент Конго прибыл на встречу с Путиным


Около 1,3 тысячи случаев заражения COVID-19 выявили в столице за неделю

Около 1,3 тыс. случаев коронавируса выявили в Москве за неделю

Около 1,3 тысячи случаев заражения COVID-19 выявили в столице за неделю

Около 1,3 тыс. случаев коронавируса выявили в Москве за неделю



Жителей Хакасии приглашают бесплатно пройти комплексное обследование организма

Участники СВО из Тувы пролечатся две недели в санатории в Хакасии

В Хакасии от бешенства вакцинируют хищников

17 злокачественных новообразования выявили у жителей Хакасии во время диспансеризации


Захарова назвала заявление Киева о Крыме как военной цели «калькой с нацистской концепции»

"Начинка — нацизм": Захарова вскрыла истинную суть Киева после слов приспешника Зеленского о Крыме


«Заповедные встречи» в «Беркуте»

В Хакасии закупили оборудование для спортивной школы паралимпийского резерва

Спортсмен из Хакасии завоевал два серебра на всероссийской Спартакиаде Специальной Олимпиады

Спортсмены Прибайкалья успешно выступили на I этапе межрегиональных соревнований по плаванию «Кубок Сибири»


Белоруссия планирует наращивать товарооборот с Ленобластью

«Все решено»: Лукашенко поблагодарил Лаврова за важное для Белоруссии решение

Китай может построить в Минске еще один знаковый объект

Белорусские рабочие будут строить АЭС в России


Валентин Коновалов выразил соболезнования в связи с терактами в Дагестане

Собянин оценил объем поддержки создателей импортозамещающей продукции

Собянин: 17 московских стационаров работают в полностью цифровой среде

В новостройку по реновации на улице Красных Зорь переезжают 320 семей — Собянин


Экологические итоги недели: Хакасии грозит мусорный коллапс

Аномальная жара задержится в Хакасии

Хакасия получила 18 единиц лесопожарной техники

Аномальную жару в Хакасии ненадолго сменят грозы, град и сильный ветер


В Хакасии начинает работу масштабный выставочный проект «В стране Изумрудного Будды»

«Культурный марафон» стартовал в Хакасии

В Хакасии праздник выпускников пройдёт 28 июня

Стали известны результаты ЕГЭ по биологии в Хакасии


Спортсмены из Архангельской области взяли серебро и бронзу на чемпионате России по пулевой стрельбе

Семейный пикник «Родные - любимые» пройдет в Поморье в третий раз

Архангельская область присоединилась к акции «Единый арктический субботник-2024»

"Авиасейлс": на июль больше всего подешевели перелеты в Ставрополь и Архангельск


Под Симферополем насмерть сбили женщину, переходившую дорогу перед автобусом

В Симферополе предупредили об антитеррористических учениях

Сквер имени Жириновского появится в Симферополе

Семья из Симферополя отправилась в колонию за мошенничество


«Культурный марафон» стартовал в Хакасии

Саранча атакует Казахстан, а Хакасия задыхается от мусора

Выстроились по росту. С 1 июля тарифы на «коммуналку» подрастут почти на 10%

Коммуналка, ипотека и алкоголь: что ещё подорожает в России и Красноярском крае с июля














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *