Главные новости Баймака
Баймак
Январь
2023
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16 17 18
19
20
21
22
23
24 25
26
27
28 29 30
31

Аны саклап калу өчен акча җыйганнар иде: Башкортстанда танылган актриса яман шештән вафат

0
Аны саклап калу өчен акча җыйганнар иде: Башкортстанда танылган актриса яман шештән вафат

Башкортстанда танылган шәхес – Салават дәүләт башкорт драмтеатры актрисасы, атказанган актриса Нәрскә Юмагузина вафат. Аңа нибары 39 яшь булган, дип яза newsbash.ru.

Актрисаның башында яман шеш табыла, ул ике операция кичерә. Коллегалары, аның гомерен саклап калу өчен, реабилитациягә акча җыю оештыралар. Әмма аны саклап кала алмыйлар..

Актрисаның ире Мирас Юмагузин да Салават театрында эшли. Нәркәснең ике кызы – 14 яшьлек Тансулпан һәм 11 яшьлек Алтынай ятим калганнар. Актрисаны туган ягында – Баймак районында җирлиләр.

Нәркәс Юмагузина комедияле, лирик, трагик рольләрне башкарган. Мәдәният министрлыгы мәрасимендә аның театр тормышында гына түгел, шәһәр яшәешендә дә катнашуын, саф, битараф булмаган, башкаларга ярдәмчел шәхес булуын билгеләп үткәннәр.

Актрисаның якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

 











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *