Главные новости Болгара
Болгар
Январь
2026
1
2
3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13 14 15
16
17
18
19
20
21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Илһам Гомәров: «Кайчакта, әрвахлар янында йөрү күпкә кулайрак, дип тә уйлап куябыз»

0

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге (Мирасханә) җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров янына Мирасханә эшчәнлеген яктырту максаты белән килсәм дә, аның фәнни эшчәнлегенең бер юнәлеше эпиграфика икәнен белгәнгә, бу теманы читләп уза алмадык.

  • Эпиграфика – таш плитәләрдә сакланган борынгы язмаларны, ягъни, кабер ташларын өйрәнү.

«Алтын Урда чорында куелган ташлардан алып ХХ гасыр башына кадәр куелган ташлар – бу бихисап зур һәм мөһим мирас. Бөтен халыкларда да мондый әйбер бар дип әйтеп булмый. Татарларда ул бар. Бу ташлар тарихыбызның зур һәм тирән икәнлеген күрсәтеп тора. Аларны тел ягыннан да, топографика ягыннан да өйрәнергә мөмкин, көндәлек тормыш, статистика ягыннан да өйрәнергә мөмкин. Ягъни, междисциплинар нәтиҗәләрне күп фән өлкәләренә бирергә мөмкин булган ядкәрләр болар. Безнең бу темага китаплар да чыга...» – дип җанланып сөйләде Илһам Гомәров бу темага.

Ярар, өйрәнеп кайтасыз, китапны чыгарасыз. Ә таш тегендә ятып кала, һәм күпмедер елдан ул инде юкка чыгарга да мөмкин.

Монысы – ядкәрләрнең сакланышы ягыннан зур проблема. Төп максатыбыз – бу төр истәлекләрне беренче чиратта, барлап, фәнни күзлектән өйрәнү. Әйтик, Алтын Урда, Болгар чоры ташлары – бер төрле, татар ханлыклары дәверенә кергәч, ташларның тышкы формалары да, текстлары да икенче төрле. Ханлыклардан соңгы дәверләрдә – бөтенләй икенче төрле. Ни өчен үзгәргән? Монда вак кына детальләр булырга мөмкин. Тарихи барышка мөнәсәбәтле буларак, беренчедән, бу чыганакларны өйрәнү, икенчедән, шушы чыганаклардагы фактларны өйрәнү. Ә инде ташларны саклау мәсьәләсендә зур эш эшлибез дип әйтә алмыйм. Бу ташларның бөтенесен бер урынга җыю да дөрес түгел дип уйлыйм – бу минем шәхси фикерем.

Ул таш кабергә куелган һәм җир астында ул кешенең сөякләре булган. Ташны куелган урыныннан аерып алып китү дөрес түгелдер шул.

Әйе, гүр иясенә куелган. Ул ташны алып китүне дөрес әйбер дип санамыйм. Шушы чор үзенчәлекләрен күрсәтеп торган 1-2 ташны музейга алырга мөмкин. Лапидарий төзү мәсьәләсе...

Лапидарий?

Ул кабер ташларын җыйган, зират культурасын күрсәтүче музей. Аны төзү мәсьәләсе күтәрелеп ала ул. Аның проектлары да бар. Алга таба ул булыр дип уйлыйм...

Кирәкме ул?

Ул – безнең язма мирасның бер өлеше. Ул – кулъязма кебек, бары тик ташка язылган.

Үзегезнең анда булганыгыз бармы?

Минем лапидарийда булганым юк. Интернет аша танышабыз. Бездә лапидарий булса, анда күпмедер күләмдә ташлар җыелырга мөмкин. Әмма бөтенесен, саклау өчен, бергә җыярга ярамый. Әлбәттә, үз урыннарында саклау да чыгымнар сорый. Әмма шушы юлга таба барырга кирәк: кайда куелган – шунда сакланып торсын. Кеше гомере чикле булган кебек, ташларның да гомере чикле, вакытлар узу белән, кәгазь дә бетә. Әмма мөмкин кадәр шушы вакытны озайтасы иде. Ташлардагы мәгълүматны төрле цифрлы форматта алып калып, кулланылышка кертергә мөмкин. Бүгенге көндә ул ташларны саклау белән шөгыльләнүче аерым оешма юк. Шуңа күрә, мөһимлеген аңлап, халык моны үзе эшләргә тырыша. Бер яктан, бу әйбәт әйбер – халыкның мираска мөнәсәбәтен күрсәтә. Икенче яктан, куркынычы да бар – саклау дөрес башкарылмаганда, объект җимерелергә мөмкин. Мәсәлән, Алтын Урда чорыннан калган ташларны цементлап утыртып куйганны күргәнем бар. Егылган ташны торгызып, цементка катырганнар – бу инде таш бозылды дигән сүз.

Ә ничек тиеш?

Цементка утыртылырга тиеш түгел...

Ауган икән, авып ятсынмы?

Авып ятсын, дигән әйбер дә дөрес түгелдер. Экспедицияләрдә күп йөргәч күренә: иң яхшы саклану – җир эчендә. Җир астында батып яткан ташларны чыгарабыз: ничек ясалган – шул рәвешле ята. Мүкләнмәгән дә – җир әйбәт саклый. Әмма бу – ташлар җир астында калсын, дигән сүз түгел. Өстенә түбә ясап, кар-бураннан сакларга тырышкан очракларны күргәнем бар. Монысы саклану вакытын озайта. Шулай да бу эш белән энтузиастлар гына шөгыльләнү ташларның юкка чыга баруына китерә.

Андый кешеләр өчен ташларны саклауның инструкциясе бармы соң?

Шәхсән мин аларга ниндидер киңәш тә бирә алмыйм. Мин аның белгече түгел...

Аның белгече бармы?

Белмим. Мин бары тик үзем күргәннән, үз тәҗрибәмнән чыгып кына, «навес» куйсагыз, дигән рәвештә генә киңәш бирә алам. Монда ташларның табигый үзенчәлекләре буенча белгеч турында сүз бара. Чөнки ул бөтенләй башка җирдән китерелгән таш булырга мөмкин, безнең җирлектәге ташка яраган әйбер бу очракта әлеге ташка ярамаска мөмкин. Мин ташлардагы язуларны уку буенча гына киңәш бирә алам.

Кабер ташлары тирәсендә йөргәч, төрле ырым-шырымга, өрәкләрнең булуына ышанасызмы?

Бу – чыннан да чирканчык тудыра торган, читләтебрәк үтелә торган тема. Шулай тәрбияләнгәнбез. Татар авылларында зиратлар да, күбесенчә, инешнең икенче ягында урнашкан була. Өрәкләр чыгып йөрмәсен өчен, дигән аңлатмасы да бар – шуны ишетеп үскән. Мин үзем ул ырымнарга бик ышанмасам да, уйландыра.

Шул гына булдымыни әйтер сүзегез? Ярар, мондый сорау: андый урыннардан йөреп кайткач, үзегезне ул урын атмосферасыннан ничек арындырасыз? Ниндидер им-том сүзләре бардыр, бәлки.

Безнең дини культура буенча зиратларга кергәндә укый торган догалар бар. Зиратларга кергәндә әрвахларны сәламләп, чыгып киткәндә дә дога сүзләре белән чыгып китәсең. Ташландык зиратларда да догалар укыштырабыз инде. Ташларның үзендә дә «гыйбрәт ал» мәгънәсендә язылган текстлар бар. «Мин үзем дә кичә синең шикелле идем, бүген шундый хәлдә, иртәгә синең дә шундый хәлдә булуың мөмкин, шуны онытма», – дигән кебек язулар була. Алар күңелгә ияреп кайта. Ияреп кайту гына түгел, эшкә дә тәэсир итә. Эпиграфистлардан Һарун абый Йосыпов, Марсель абый Әхмәтҗановлар зиратларда нәрсә уйлап йөрде икән, дип уйлыйбыз. Кайвакытта шатланып та куябыз: тере кешеләр белән эшләгәнче, әрвахлар янында йөрү күпкә кулайрак икән, дип.

Әйе. Бик килешәм. Димәк, әлегәчә өрәкләр очрамады.

Аллага шөкер, өрәкләр очраганы юк. Әмма әрвахларның рухы сизелә.

Кешенең авыр яки җиңел энергетикалы булганы кебек, әрвахлар рухы да төрлечә буламы?

Кешесенә мөнәсәбәтле бәя биреп булмый, әмма ниндидер бер аура бар икәнен сизәсең. Кызык кына хәлләр булгалый. Без быел җәй Касыйм шәһәренә бардык. Касыйм ханлыгы тарихы Шаһгалиләр белән бәйле бит инде. Шаһгали төрбәсе эчендә торып, андагы кабер ташлары белән эшләдек. Шаһгалига мөнәсәбәт... ниерәк бит инде... анда да бу киеренке хисләр үзен сиздерә икән. Андагы татар авылларында да булдык. Андагы татар зиратларында кабер ташлары анда ауган, монда ауган – бетүнең ничек булуы шунда ачык сизелә. Әмирхан Еникиның 80 нче елларда Касыймга сәяхәте турында мәкаләсе бар – «Казан утлары»нда басылган булган. Язучы Касыйм шәһәрендә татар эзләп йөрүен тасвирлый: анда барып карый, монда барып карый – бер татар кешесе юк. Зиратка барып карау уе килеп төшә. «Зиратны саклый торган караңгы йорттан бер кеше килеп чыкты – татар кешесе», – дип язган. Әмирхан Еники анда татарның беткәнлеген шулай тасвирлый.

Хәзер нихәл икән, ул вакытта ук шулай булгач...

80 нче елларда ук шулай язылганны хәзергесен чамалый аласың инде. 60 нчы елларда безнең галим-голәмә анда экспедициядә булган – материаллары саклана. Анда барганчы, алар белән танышып алган идек: «5-10 елдан монда татарның эзе дә калмаячак», – дип язганнар. Әле дә анда татар рухы булуына, сакланып калуына шаккатырсың. Тарихтан карасаң, ясалма барлыкка килгән әйбер тиз бетә дә инде ул. Гаҗәпләнергә кирәк түгел.

«Сүз башым бит Шүрәле» дигәндәй, шундагы Яубаш дигән бер авылда шагыйрә, мәгърифәтче Галимәтелбанат Биктимериянең (Галимәтелбәнат Биктимерова, әдәби тәхәллүсе Галимәтелбәнат Биктимерия, 1876 – 1906, мөгаллимә, мәгърифәтче, шагыйрә) каберенә тап булдык. Ул – үткән гасыр башында мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып барган хатын-кызларыбызның беренчесе, мөһим фигура. Үзебездәге мәгълүматлар буенча аның шушы төбәккә кияүгә чыгуын, шунда яшәп, шунда вафат булуын белә идек. Берничә көн эшләдек ул зиратта, кабере табылмасмы икән, дип уйлаган идек, күренми. Инде эшне бетереп килгәндә, болыт күренеп, яңгыр яварга җыена башлады. Егетләр белән, соңгы 2-3 ташны карыйбыз да китәбез, дибез. Чөнки зират авылдан читтә, кырлар аша кайтасы да ерак, ашыгырга кирәк. Шул соңгы ташларны фотога төшердек, үлчәмнәрен, геолокацияләрне алдык та кайтырга кузгалдык. Әмма нәрсәдер безне җибәрми генә бит, нигәдер кире борылып килдек. Яңгыр ява башласа да, соңгы ташлардагы текстны укырга керештек. Карасак – Галимәтелбанат Биктимериянең кабер ташы. Күрәсең, ниндидер бер аурасы бар. Таш икегә аерылып, чәчелеп ята иде. Чистартып, җыеп, яңадан фотога төшереп, кайтып киттек. Табылуын табылды, әмма алга таба нәрсә буласын кем белгән...

Әңгәмәне менә шундый күңелсез нотада тәмамларга мәҗбүрбез. Сезнең кебек энтузиастлар булганда, ташлар кәгазьдә булса да кала.

Илһам Гомәров белән Мирасханиә эшчәнлегенә кагылышлы интервью: «Илһам Гомәров: «Тукай фонды безнең Мирасханәдә саклана. Аннан Тукай рухы бөркелеп тора»















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *