Добавить новость
Главные новости Бреста
Брест
Июнь
2025

Рөстәм Миңнеханов: «Дәһшәтле еллар һәм геройларның батырлыгы мәңгегә безнең йөрәкләрдә»

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы башлануга 84 ел тулу уңаеннан «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә һәм Telegram-каналында республика халкына мөрәҗәгать итте.

«22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Бөек Ватан сугышы башланган көн... Дәһшәтле еллар, киләчәгебез өчен гомерен корбан иткән геройларның батырлыгы турында истәлек мәңгегә безнең йөрәкләрдә! Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе сугыш башланган көн турында видеоязма урнаштырган. Анда документаль кадрлар күрсәтелә. Кадр артындагы тавыш ветераннарның – Советлар Союзы Герое, Брест ныгытмасын саклаучы Петр Гаврилов, армия генералы, хәрби тарихчы Мәхмүт Гәрәев, партизан элемтәче Рәисә Рылова, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Муса Галимҗанов, разведчик Юрий Поповның истәлекләреннән өзекләрне яңгырата.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *