Добавить новость
smi24.net
World News
Январь
2015

Ак уйларың кайтавазы булып

0

Карлар ява китәр юлыңа.

Сүзсез генә хушлашамын,салып

Салкын кулың кайнар учыма.

 

Бүген киткән юлың - соңгы юлың

Бу чынбарлык, әче хакыйкать!

 Һәрбер киткән аша сәлам юллыйм,

Дускаема диеп сәлам әйт

 

 Карлар ява,искән салкын җилләр

Тәнне түгел җанны өшетә

Хуш, дускаем, диеп пышылдыймын

Ул бит беләм, мине ишетә.

 

Ап-ак юлың булсын оҗмах юлың,

Ач, Ходаем җәннәт капкасын.

Безнең дога сиңа ирешелсен,

Синең дога безне сакласын!

Гөлгенә Кәримова

Фото:http://freeworld.com.ua/photo/photo-zimnyaya-priroda.html















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *