Добавить новость
smi24.net
World News
Январь
2015

Әлмәтлеләр – Россия чемпионнары

0

Башкортостанда кикбоксинг буенча клублар арасында Россия беренчелеге һәм чемпионаты булып үтте. Анда илнең 20 төбәгеннән 400 гә якын спортчы катнашты. Ярышларда Әлмәттән “АЛГА” спорт клубыннан 14 кеше чыгыш ясады. 12 спортчы призлы урыннар яулап, сөендерде.

Денис Скворцов, Альберт Мостафин (икесе дә АКФК студенты), Инсаф Мусин (Урман Кәләе мәктәбе) Россия чемпионнары булып танылды.   Сабина Максимзянова (3 нче мәктәп), Айнур Афзалов (Нәдер), Артур Сираҗетдинов (№ 4), Нияз Рәҗәпов (АКФК), Регина Рикмушина (Урман Кәләе көмеш медальгә лаек булдылар. Илгиз Бәдретдинов( № 6), Алина Кашапова, Әхәт Эргашев (икесе дә Түбән Мактаманың 2 нче мәктәбеннән) Шамил Гыймаев (СГУ студенты) өченче урын алып кайттылар.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *