Добавить новость
smi24.net
World News
Февраль
2015

Быел рейдларда ау кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы ачыкланган

0

 lori.ru 

Узган ел районда ау кагыйдәләрен бозу фактларын ачыклау буенча 150 дән артык рейд үткәрелгән.

Быел гыйнвар аенда да инде 20 дән артык шундый рейд оештырылган. Рейдларны җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идәрәсенең район бүлеге штаттан тыш хезмәткәрләре, егерьлар, хокук саклау хезмәткәрләре бергә үткәрә. Әлеге идарәнең район бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов белдерүенчә, былтыр рейдларда ау кагыйдәләрен бозуның 14 очрагы ачыкланган булса, быел инде шундый  10 факт фаш ителгән. Тикшерүчеләр ау белән рөхсәтсез шөгыльләнү, ау коралын чехолсыз йөртү, законсыз ау чаралары, әйтик, ятьмәләр файдалану кебек бозуларга тап булганнар. Браконьерлардан  законсыз кулланылган 30 ятьмә алынган. Рейдлар нәтиҗәсендә бер җинаять эше кузгатылган.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *