Добавить новость
smi24.net
World News
Февраль
2015

Бала алдында тәмәке сатып алсаң – штраф

0
Әлеге тыю баласы янында тәмәке сатып алырга теләгән өлкәнрәк хатын-кызларга да кагылырга мөмкин. КПРФ депутатлары шундый канун проекты әзерләгән.
Беренче документта 40 яше тулмаган гүзәл затларга тәмәке сатуны тыю кирәклеге әйтелсә, икенче проектта янында баласы булган хатын-кызларны тәмәкедән мәхрүм итүнең яхшы тәрбия чарасы булачагы хакында ассызыклана.
 
Депутатлар фикеренчә, хатын-кызның тәмәкегә бәйлелегеннән бар тик канунлы юл белән генә котылып була. Канун проектында сатучының хатын-кыздан паспортын сорарга хаклы булуы да әйтелә. Проект әзерләүчеләр канун бозган хатын-кызны — 3-5 мең, ә сатучыны — 30-50 мең, ә сәүдә ноктасы хуҗаларын 100-150 мең сум штрафка тартырга тәкъдим итә.
 
http://intertat.ru/tt/














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *