Добавить новость
smi24.net
World News
Апрель
2015

Яңа машина алырга теләүчеләргә яхшы хәбәр

0
Кризиска карамастан, яңа автомобиль сатып алырга теләүчеләр юк түгел. 1 апрельдән алар өчен ташламалы автокредитлау программасы эшли башлады.
Тагын бер күңелле яңалык шунда, анда катнаша торган автомобильләр бәясе 700 000 сумнан 1 миллион сумга кадәр күтәрелде. Программада авырлыгы 3,5 тоннага кадәр булган җиңел һәм коммерция автомобильләре катнаша.
 
Программа шартлары түбәндәгедән гыйбарәт: сатып алучы машина бәясенең кимендә 20 процентын алдан түли. Ә банк биргән кредит буенча ставка 15 проценттан артмый. Шулай ук кредит 36 айга кадәр срок белән бирелә.














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *