Добавить новость
smi24.net
World News
Апрель
2015

"Юбилейный" бассейнында йөзү буенча шәһәр беренчелеге үтте

0
Шәһәрнең – 60, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, “Юбилейный” бассейнында йөзү буенча шәһәр беренчелеге үтте, дип хәбәр ителә муниципалитет сайтында.

Ул шәһәрдәге уку йортлары, предприятие һәм оешма коллективлары арасында булып, барлыгы 130 кеше көч сынашкан. Ярышта катнашучылар 50 метр араны ирекле стильдә узган һәм команда эстафетасында катнашкан.

Катнаш эстафетада беренчелекне Лениногорск нефть техникумы (уку йортлары арасында) һәм “Контакт С” җәмгыяте (предприятиеләрдән) алган.

Гомумкоманда исәбендә җиңүче исеменә, шулай ук, техникумлылар һәм “Лениногорскнефть” идарәсе йөзүчеләре лаек булган. Призлы урын алучыларга диплом һәм бүләкләр бирелгән.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *