Добавить новость
smi24.net
World News
Апрель
2015

Лениногорскида берәүне талаганнар

0
Лениногорск шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз үзен урамда талаулары турында полициягә хәбәр итә. 
26 апрель көнне Гагарин урамындагы бер йорт подъездында билгесез ир-ат бер хатын-кызның кәрәзле телефонын, алтын алкаларын талап кача. Берничә сәгатьтән соң ир-атны тоткарлыйлар. Ләкин ул урлаган әйберләрен ломбардка тапшырып өлгергән була. Алкалар хуҗасына кире кайтарыла. Җинаятьче 1983 елгы, элек урлау буенча хөкем ителгән, табиб-психиатрда исәптә торучы, балачактан 2 нче группа инвалид ир-ат булып чыга. 
 
Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте   














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *