Татарстан Диния нәзарәте телефон аша алдау очраклары барлыкка килү турында кисәтә
Татарстан Диния нәзарәте мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка дин әһелләре исеменнән телефон аша алдау очраклары барлыкка килү турында кисәтә. «Сезгә таныш булмаган кешеләрнең шәхси яки хезмәт урыны белән бәйле мәгълүматларны күрсәтү, шулай ук акча күчерү белән бәйле шалтыратуларына һәм хәбәрләренә җавап бирмәскә киңәш итәбез. Алданмас өчен, барлык дини мәсьәләләр һәм мөселман оешмалары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Нәзарәт мөхтәсибләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез», дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Читать дальше...
