Казанда яңартылган ЦУМ нинди була: универмаг һөнәрчелек, укыту һәм туризм үзәгенә әверелә
Казан үзәгендәге ЦУМ яңа сулыш ала: совет чоры универмагы һөнәрчелек, укыту һәм туризм үзәгенә әверелә. Биредә 70ләп остаханә, конференц-заллар, галерея, һөнәри юнәлеш бирү үзәге, шулай ук милли ризыклар һәм легендар сөт коктейле белән кафе барлыкка киләчәк. Яңа объект кайчан ачылачагын журналистларга төзелеш мәйданчыгында сөйләделәр.
