Добавить новость
smi24.net
World News
Май
2015

Казан балалары белән автобус һәлакәткә юлыккан: 3 кеше үлгән

0

 Бүген иртән Нижегород өлкәсендә автобус һәлакәткә юлыккан. Анда Казан балалары булган – 3 кеше үлгән.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, һәлакәт турында иртәнге сәгать 5тә хәбәр кергән. Юл-транспорт һәлакәте Нижегород өлкәсенең Новое Ликеево торак пунктыннан ерак түгел урында булган. "Мерседес" автобусы йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.

Казаннан Санкт-Петербургка баручы автобуста 20 кеше, шул исәптән карате буенча ярышка баручы 12 бала (11-14 яшьлекләр) була. 3 кеше һәлак булган. Арада 1 бала да бар. 17 кеше хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә http://intertat.ru/tt/

Кайнар телефон линиясе эшли: (843) 227-45-63.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *