Добавить новость
smi24.net
World News
Май
2015

Лениногорскида ана капиталының 20 меңен алу буенча гаризалар кабул ителә

0
“Май башыннан  ана капиталыннан бер тапкыр түләнә торган 20 мең сумны түләү буенча гаризалар кабул ителә башлады,” – ди Пенсия фондының Лениногорск идарәсе начальнигы Наил Шәйхетдинов.
18 майга инде 237 кеше мөрәҗәгать иткән. Әлеге мөмкинлектән ана капиталы сертификаты алырга хокукы булганнар һәм әлеге сумманы алып бетермәгәннәр файдалана ала. Бер тапкыр түләнә торган әлеге акчаны алу өчен, пенсия фонды идарәсенә гариза язарга кирәк. Бүген Лениногорск районында 2мең 71 кеше әлеге түләүне алырга хокуклы, шуның 218 е ана капиталы буенча калган акчасы 20 мең сумнан кимрәк. Гариза тапшырырга алдан язылу өчен телефон: 5-05-45 яисә Пенсия фонды сайты аша керә аласыз.














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *