Баласын подъездда ташлап калдырган кызны хөкем иттеләр
Агымдагы елның 3 гыйнварында ике яшьлек баланы Казан йортларының берсендә подъездда ташлап калдырулары турындагы хәбәр бөтен республиканы шаулаткан иде. Аның әнисен 26 яшьлек Наталья Манжоланы 14 гыйнварда эзләп таптылар.
Хәзерге вакытта Манжола әни булу хокукыннан мәхрүм ителгән, ә малайның яңа әти-әнисе бар.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, Манжоланы колониядән опека һәм попечительлек органнарына хәбәр итмичә генә бала белән чыгарып җибәргәннәр. Моның өчен колониянең социаль яклау буенча баш белгечләренә шелтә һәм кисәтү ясалган. Хатын, яңа тормыш шартларына җайлаша алмаганлыктан, чарасыздан, баланы подъездда ташлап калдырырга мәҗбүр булган.
Суд Наталья Манжоланы 1 ел да 8 айга гомуми режимдагы колониягә җибәрергә дигән хөкем карары чыгарды.
