Добавить новость
smi24.net
World News
Май
2015

Бүген Әлки районы урта мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды

0

Бүген урта мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды.

Мәгълүм булганча, әлеге имтихан һәр чыгарылыш сыйныфы укучысы өчен мәҗбүри. Районыбызда бу имтиханны 97 укучы тапшырды.

Имтихан тапшыручылар биремнәрне чишәргә һәм зур булмаган инша язарга тиешләр иде. Моның өчен аларга өч сәгать ярым вакыт бирелде.

Ким дигәндә 24 балл җыючылар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырган дип санала. Ә теләсә нинди вузга керү өчен ким дигәндә 36 балл җыярга кирәк.

Әлегә имтихан нәтиҗәләре билгеле түгел. Алар атна-ун көннән мәгълүм булыр дип көтелә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *