Мөселман уку йорты мөгаллимнәре форумга җыела
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән Россия ислам университеты берлектә уздыручы форум 2011 елдан бирле үткәрелә.
Быелгы чара ике көн – 29-30 сентябрьдә уздырыла. Дин гыйлеме бирүче мөгаллимнәр җыены дини мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшү максатыннан оештырыла. Быел анда дини мәгариф белән бәйле федераль кануннар, балалар өчен мөселман лагерьларен оештыру, мәчетләр каршында оештырылган курсларда укытучылар гыйлемен күтәрү турында фикер алышырга ниятләнелә.
Татарстаннан 500дән артык мөгаллим катнашачак форумга Марокка, Һиндстан, Гарәп Әмирлекләре мөгаллимнәре дә чакырылган.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49132
фото: http://www.info-islam.ru/_pu/190/35910729.jpg
