Татарстанда 10 укучы физика һәм җәмгыять белеменнән БДИны 100 баллга тапшырган
Татарстанда ун чыгарылыш сыйныф укучысы физика һәм җәмгыять белеменнән БДИны йөз баллга тапшырган. Узган ел 20 унберенче сыйныф укучысы – физика, ә ике укучы җәмгыять белеменнән йөз балл җыйган булган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
«Казанның 131нче лицее физика буенча имтиханнан йөз балл җыйган – ике, Әлмәтнең 2нче мәктәбе, Бөгелмәнең 6нчы мәктәбе, Яшел Үзәннең 9нчы лицее һәм 15нче мәктәбе, Сарман гимназиясе, Казанның 7нче лицей-интернаты һәм КФУның IT-лицее берәр укучы әзерләгән. Җәмгыять белеменнән Бердәм дәүләт имтиханын йөз баллга тапшырган бердәнбер укучы Казанның 183нче гимназиясен тәмамлый», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Быел физикадан БДИны барлыгы – 2 494, ә 2024 елда 2 094 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Әлеге фән буенча уртача балл быел – 63,94, узган ел 68,44 балл тәшкил иткән. 29 унберенче сыйныф укучысы 36 балл күләмендәге минималь бусаганы үтмәгән.
Җәмгыять белеменнән БДИны 5 117 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган, ә былтыр алар 5 194 кеше иде. 2024 ел белән чагыштырганда, уртача балл 60,35тән 57,05кә кадәр кимегән. 751 чыгарылыш сыйныф укучысы 42 балл күләмендәге минималь бусаганы үтмәгән.
Физикадан БДИ нәтиҗәсен – 3 июльдә, җәмгыять белеменнән 4 июльдә яхшыртып булачак. Шул ук вакытта, беренче нәтиҗә юкка чыгарыла.