Добавить новость
smi24.net
World News
Июнь
2025

Бастрыкин Әлмәттәге күп балалы гаиләләрнең шикаятьләре буенча эшне яңадан ачарга кушты

0

Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Әлмәт районының Колшәрип авылында күп балалы гаиләләрнең хокукларын бозу факты нигезендәге җинаять эшен яңадан ачарга кушты. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кешеләр авылда яктырту һәм асфальт юллар булмауга берничә тапкыр зарланган. Алар белдергәнчә, бу авыл халкына йортларына керүне кыенлаштыра. Әлеге мөрәҗәгатьләрнең нәтиҗәсе булмаган.

Элегрәк «Ваемсызлык» маддәсе нигезендә эш ачылды, ләкин прокурор аны гамәлдән чыгарды. Әлеге карарга карата шикаять белдерү ярдәм итмәде.

Тикшерү комитеты яңадан тикшерү белән шөгыльләнәчәк, ә аның барышы ведомствоның үзәк аппаратында контрольгә алынган.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *