Добавить новость
smi24.net
World News
Июнь
2025

Лениногорск районы Мичурин авылында балалар өчен «татлы» шашка уеннары оештырдылар

0

Лениногорск районы Мичурин авылында балалар өчен «татлы» шашка уеннары оештырдылар. Чираттагы мәртәбә балалар өчен яраткан татлы шашка турниры узды. Биредә шашка тактасында шашка урынына – кәнфитләр куелган иде. Бу хакта «Заман сулышы» яза.

Бу чара барлык катнашучылар һәм җанатарлар өчен бәйрәм кебек. Балалар шашка такталары һәм татлы сыйлар белән бизәлгән уңайлы залга җыелдылар.

Турнир тантаналы ачылыштан башланды, анда алып баручылар уенчыларга уңышлар һәм гадел уеннар теләделәр.

Турнир берничә этапта узды.

«Катнашучыларның җиңүгә теләкләре зур иде, үзләренең осталыкларын һәм тактикаларын күрсәттеләр. Уеннарның иң югары ноктасы – финал партияләре аеруча истә калды. Турнирда җиңүчеләр лаеклы бүләкләр һәм татлы призлар алды, ә барлык катнашучыларда уңай эмоцияләр калды», – дип яза китапханәдән Сания Вахитова.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *