Дәүләт Думасы депутаты Зюганов Петербург икътисади форумында Татарстан стендын карады
Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Зюганов Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан стендын карады. Парламентарийның «вакыйга урынында төшкән» фотосын ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова урнаштырган.
Күркәм гадәт буенча, кунакны милли киемнәр кигән кызлар каршы алды. Зюгановны шулай ук милли тәм-том - чәкчәк белән сыйладылар.
«Геннадий Андреевич безнең белән! PS: чәкчәк урынында», - дип язган Галимова.
Искәртеп үтәбез, стендта Татарстанның икътисади һәм инновацион проектлары тәкъдим ителгән.
