Добавить новость
smi24.net
World News
Июнь
2025

Миңнеханов Беглов белән Татарстан һәм Петербург арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләште

0

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашты. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Безнең төбәкләр арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек уңышлы үсеш кичерә. Соңгы мәгълүматлар буенча төбәкара товар әйләнеше 30,8 миллиард сум тәшкил иткән. Үзара бәйләнешнең перспектив юнәлешләре арасында машина төзелеше өлкәсендәге кооперация, азык-төлек һәм башка халык куллануы товарлары сату, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәттәшлекне атап үтәргә мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов очрашуда. Ул коллегасына татар иҗтимагый оешмалары эшенә ярдәм иткәне өчен аерым рәхмәт белдерде. Бүген Санкт-Петербургта 20 меңнән артык татар гомер итә. «Биредә яхшы диаспора яши. Безнең милләтләр йортында актив эшчәнлек алып баралар», - дип искәртте Беглов.

Губернатор бүгенге көндә Санкт-Петербургта гамәлгә ашырыла торган проектлар турында кыскача мәгълүмат бирде. Яклар шулай ук 2025-2029 елларга Татарстан һәм Санкт-Петербург Хөкүмәтләре арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планын имзалады.

ТР Рәисенең матбугат хезмәте фотолары















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *