Добавить новость
smi24.net
World News
Июнь
2025

Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт программасы 38 процентка үтәлгән

0

Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт программасы 38 процентка үтәлгән, сезонлы эшләрнең 36 проценты башкарылган. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сөйләде.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәне Татарстанның барлык муниципалитетлары белән видеоэлемтә режимында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Күп фатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре Татарстанның быелгы программага кергән барлык 42 муниципалитетында да алып барыла. 69 йорт тулысынча яңартылган. Шул исәптән биш муниципаль берәмлектә соңгы ике атнада 18 бина ремонтланган. Хәзерге вакытта 563 йортта ремонт эшләре дәвам итә, дип билгеләп үтте докладчы.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *