Добавить новость
smi24.net
World News
Июнь
2025

Бегишево аэропортында очышларга вакытлыча чикләүләр керттеләр

0

Түбән Кама аэропортында пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы аркасында чикләүләр керттеләр, дип хәбәр итә Росавиация. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Келәм» режимы кертелүе турында хәбәр итте.

Республика территориясендә «пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә.

Исегезгә төшерәбез, кичә республика территориясендә дошманның 5 пилотсыз очкычы бәреп төшерелде. 24 июньдә 11:08 сәгатьтән 25 июнь 5:15 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә «пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә булды. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде. Чикләүләр гамәлдә булган чорда Татарстан башкаласына рейслар башкаручы 10 самолет, Түбән Камага очучы бер самолет запас аэродромнарга җибәрелде.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *