Түбән Камада яшәүче гаилә бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үтте
Түбән Камада яшәүче Галия һәм Михаил Чекотковлар туйларының «алтын» юбилеен билгеләп үттеләр. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ Фәридә Зарипова яза.
«Ахтуба авылында танышып, Михаил белән Галия мәхәббәт һәм кайгыртучанлык белән тулы ныклы гаилә коралар. Ике кыз һәм дүрт онык — аларның төп горурлыгы һәм шатлыгы», — дип яза Түбән Кама муниципаль районы ЗАГС идарәсенең матбугат хезмәте.
Тантана Түбән Каманың никахлашу сараенда узды, юбилярларның исемнәре Мактау китабына кертелде.
Аларның сүзләренә караганда, озак һәм бәхетле гаиләнең сере гади: мәхәббәт, үзара аңлашу һәм бер-береңә тирән хөрмәт.
