Миңнеханов һәм Чемезов Чаллыда «КАМАЗ» визит-үзәген ачты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов Чаллыда «КАМАЗ» визит-үзәген ачты. Бу хакта автогигантның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Компаниянең Визит-үзәге КАМАЗ брендын һәм продукциясен тәкъдим итү, делегацияләрне кабул итү, экскурсияләр, белем бирү чаралары һәм кунакларның мәдәни ялын уздыру өчен кирәк. Яңа урын «Ростех»ның сәнәгать туризмы проектының бер өлеше булды, дип белдерде Сергей Чемезов.
«Узган ел КАМАЗда экскурсияләрдә 7 меңнән артык кеше булды. Шуларның 5 меңнән артыгы - һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында. Визит-үзәк барлыкка килү нәтиҗәсендә бу сан җитди үсәчәгенә ышанам», - дип белдерде «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, «КАМАЗ» визит-үзәге – куәтле фәнни-техник, җитештерү базасы, алдынгы технологияләр, ә иң мөһиме – камазлыларның максатларга ирешүдә энергиясе, ашкынуы һәм үҗәтлеге һәрвакыт алга бару гарантиясе һәм компаниянең уңыш нигезе булачак.
Визит-үзәк компаниянең технологияләре һәм продуктлары турында күзаллау бирә торган иң яхшы визит карточкасы гына түгел, ә мәгариф, һөнәри юнәлеш бирү һәм яшьләр, партнерлар һәм автогигант һәм Автошәһәр кунаклары – мәктәп укучыларыннан алып ветераннарга кадәр очрашу өчен заманча цифрлы киңлек булачак», – диде КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин.
Визит-үзәкне ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башка җитәкчеләр катнашты.
Визит-үзәк төзелеше 2024 елда башланды. Яңа пространствоның директоры Эрик Хәйруллин булды.