Добавить новость
smi24.net
World News
Июнь
2025

Гыйльметдинов яңа закон буенча элмә такталарда татар телен ничек кулланырга икәнен әйтте

0

Россиядә 2026 елның мартыннан рус телен яклау турындагы закон эшли башлаячак, ул төрле элмә такталарда, табличкаларда, төзелеш проектлары исемнәрендә чит ил атамаларын гына куллануны тыя. Аларны куллануга тулы тыю юк, әмма хәзер дәүләт телендә мәгълүмат язу мәҗбүри булачак. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов сөйләде.

«Чит телләргә бернинди дә тулы тыю юк. Әгәр инглиз телендә язылган икән, янәшәдә Россия Федерациясенең дәүләт телендә - рус телендә язу булырга тиеш. Бу шулай ук татар яки башка милли телдәге элмә такталарга да кагыла: рус варианты булырга тиеш», - дип аңлатты Гыйльметдинов.

Аның сүзләренчә, законның максаты - шәһәр киңлегендә тел мохитен тәртипкә китерү. Соңгы елларда, бигрәк тә шәһәрләрнең үзәк өлешләрендә, элмә такталар бары тик инглиз яки башка чит телләрдә, тәрҗемәсез күренә башлады. Бу, аның фикеренчә, ил халкы өчен тел дискомфорты тудыра һәм мәгълүматны кабул итүгә комачаулый.

«Бу [күренеш] 1990 нчы елларда башлангандыр - бездә туристлар күп булуын теләгәннәр, шуңа күрә инглиз телендә элмә такталар ясаганнар. Бүген еш, бигрәк тә үзәк урамнарда, тәрҗемәсез, өстәмә билгеләрсез язулар < ...> Бу нигә? Мәсәлән, Лондонга барсагыз, анда татарча, русча нәрсәдер язылганмы? Юк!»- дип нәтиҗә ясады парламентарий.

Шулай ук Гыйльметдинов, Россия субъектлары, төбәк законнарына тиешле нигезләмәләр кертеп, милли телләрне куллануны өстәмә рәвештә җайга сала алалар, дип өстәде.

«Ил субъектларының үз законнарында да мөмкинлекләре бар, әгәр кирәк булса, барысын да анда дөрес итеп язарга була – нәрсә һәм ничек тәрҗемә ителергә тиеш <... > Безнең Татарстанда телләр турында закон бар. Барлык нечкәлекләрне республика анда билгели ала. Борчылырга сәбәп күрмим», - диде депутат.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, яңа закон күчеш чорын күздә тота: компанияләрнең җайлашырга вакыты булачак, ә төбәкләр дәрәҗәсендәге комиссияләр нормаларны үтәүнең дөреслеген күзәтәчәк.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *