Добавить новость
smi24.net
World News
Июль
2025

Алабуганың тарихи өлешен төзекләндерү дәвам итә

0

Алабуга шәһәренең тарихи өлешен төзекләндерү дәвам итә. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.

Шәһәрнең тарихи өлешен төзекләндерү кысаларында шәһәр халкының һәм күпсанлы кунакларның, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче кешеләрнең уңайлы һәм имин хәрәкәт итүе өчен тротуарлар төзү, ремонтлау бара. Хәзерге вакытта Казан, Говоров, Олы Покров һәм Гассар урамнарында, Спас урамында әзерлек эшләре башланды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү буенча урынбасары Эдуард Гаязетдинов әйтүенчә, механикалаштырылган җыештыру өчен тротуар челтәрләренә карата техник таләпләр дә исәпкә алына.

Элек мондагы тротуарлар йортларга терәлеп тора, тигезле-тигезсез һәм киңлеге 1 метрдан 1,5 метрга кадәр иде, яңа тротуар киңлеге исә 3 метр тәшкил итәчәк. Эшләр барышында яшел зоналар төзекләндереләчәк, куаклар һәм агачлар утыртылачак.

Кайбер участокларда электр белән тәэмин итү челтәрләренә реконструкция ясалачак: иске бетон баганаларны сүтеп, җир астына кабель салыначак, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *