Добавить новость
smi24.net
World News
Июль
2025

Зәйнең яшь кинематографистлары эше Бөтенроссия фестивалендә җиңү яулады

0

Бу көннәрдә Мәскәүдә Сергей Чернышёв истәлегенә «Десятая муза» дип аталган яшь кинематографистлар Бөтенроссия фестиваленең финал өлеше бара. Анда Зәйдән балалар иҗат йортында шөгыльләнүче иҗат төркеме «Собака косманавт – в Заинске» дигән документаль фильм белән җиңү яулады. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.

Апалы-энеле София (14 яшь) һәм Савелий (11 яшь) Московлар, Амелия Камалиева (15 яшь) педагог Зөлфия Сәфәргалиева кул астында үзенчәлекле тарихи фильм әзерләп, башта фестивальнең республика турында беренче урын яулаган иделәр, хәзер исә Бөтенроссия финалында I дәрәҗә лауреат булдылар.

Әлеге балаларның иҗат эше Россиянең 78 төбәге катнашучылары арасында иң-иң дип танылды. Алар өчесе дә илнең талантлы балалары исемлегенә кертелде. Фестивальдә исә төп бүләк – «Артек» балалар ял лагерена юллама, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *