Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы 63 процентка үтәлгән
Татарстанда быел «Безнең ишегалды» программасы 63 процентка үтәлгән. Бүген «ТР Шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Зиннәтуллина сүзләренчә, Арча районы программа буенча планлаштырылган барлык эшләрне дә төгәлләгән, ә Зәй районы быелгы программаны уңышлы тәмамлаган.
Эшләр кайбер юнәлешләр буенча графиктан алда бара. Әйтик, юл эшләре 72 процентка үтәлгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8 процентка артыграк. Эшләр 14 муниципалитетның 241 ишегалдында дәвам итә, ә 318 ишегалдында ул төгәлләнгән инде.
Яктырткычлар урнаштыру да графиктан алда бара - планның 73 проценты үтәлгән. 398 ишегалдында яктырткычлар монтажланган, 12 муниципаль берәмлек территориясендәге 174 ишегалдында эшләр дәвам итә. Җиһазларны монтажлау буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 45 процент тәшкил итә. Республиканың 196 ишегалдында ул тәмамланган, 173 ишегалды территориясендә дәвам итә.
Хәзерге вакытта объектларны кабул итәләр. Аерым алганда, Арча районында - 4, Казанның Совет районында - 5 һәм Түбән Кама районында 4 ишегалды тапшырылган.
«Безнең ишегалды» программасы 2020 елда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән гамәлгә ашырыла башлады. Бу вакыт эчендә Татарстанда 5174 ишегалды территориясе төзекләндерелде. Быел төбәкнең 16 муниципаль берәмлегендә тагын 678 ишегалды тәртипкә китереләчәк.