Алабуганың Морт авылы халкы госпитальләр өчен 100дән артык порция чәкчәк җибәргән
Алабуга районының Морт авылында Россия госпитальләрендә дәваланучы хәрбиләргә ярдәм йөзеннән җылы акция узды. Авыл халкы 100дән артык контейнер чәкчәк әзерләп, сугышчыларга тапшырды. Инициативаны районда актив гражданлык позициясе белән танылган Кадрия Сәлимова оештырды. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
«Безнең яклаучыларыбыз медицина ярдәменнән тыш, туган якларыннан килгән рухи ярдәмгә дә мохтаҗ. Өйләреннән еракта булган егетләребезнең баллы ризыклар ашыйсы киләдер. Үз кулларыбыз белән ясаган милли ризыгыбыз аша ир-егетләребезгә йөрәк җылыбызны юллыйсыбыз килде. Хәзерге вакытта госпитальләрдә дәваланучы егетләребез үзләре турында кайгыртуны сизеп, туган якларыннан килгән күчтәнәчләрдән авыз итеп, тизрәк савыксыннар иде дип телибез. Изге теләкләр белән пешерелгән чәк-чәктән дә яхшырак нәрсә бар?» – дип сөйли Кадрия Сәлимова.
Акциягә бөтен гаиләләре белән кушылдылар: кемдер чимал алырга финанс ярдәме күрсәтә, кемдер камыр баса, пешерә, контейнерларга бүлә. Һәм бу эшләрнең барысы да чиксез ярату, җиңүгә ышаныч, әниләрчә кайгырту белән эшләнә.
Бу Морт халкының беренче инициативасы түгел — авыл бердәмлеге һәм ярдәмчеллеге белән дан тота. Махсус хәрби операция башланганнан бирле алар хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыя, маскировка челтәрләре үрә, сугышчыларның гаиләләренә ярдәм итеп тора.
«Без махсус хәрби операция урынында булганнарга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Безнең чәкчәк сугышчыларның кәефен күтәрер, көч бирер дип өметләнәбез!», – ди Кадрия Сәлимова.