Добавить новость
smi24.net
World News
Июль
2025

Владимир Путинга Масуд Пезешкианнан шәхси хат тапшырганнар

0

Иранның югары лидеры киңәшчесе Али Хаменеи Али Лариджани Владимир Путинга ил Президенты Масуд Пезешкианнан шәхси хат тапшырды. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Очрашу 20 июльдә Мәскәүдә узган.

Иранның Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Эсмаил Багаи хәбәр иткәнчә, Лариджани Россиягә махсус илче буларак килгән. Ул төбәкара һәм халыкара көн тәртибе буенча Тәһран позициясен җиткергән, шулай ук Россия Президенты белән икеяклы мөнәсәбәтләрнең агымдагы хәле һәм перспективалары турында сөйләшкән.

Дипломат сүзләренчә, сөйләшү эчтәлекле булган – алар аерым алганда, соңгы атналарда Якын Көнчыгыштагы һәм дөньядагы вакыйгалар турында фикер алышкан.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *