Добавить новость
smi24.net
World News
Июль
2025

Россиядә 2027 елда минималь хезмәт хакын 27 меңгә кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр

0

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2026 елда минималь хезмәт хакын 27 093 сум күләмендә билгеләргә тәкъдим итте. Бу хакта журналистларга Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр итте дип яза ТАСС.

Аның сүзләренчә, хәзерге дәрәҗә белән чагыштырганда үсеш 20,7 процент булачак, бу көтелгән инфляциядән артыграк.

«Минималь хезмәт хакы билгеләүгә карата кабул ителгән алымнар минималь хезмәт хакын алдан үстерү буенча Президент куйган бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә», – диде Котяков.

«2026 елда булган медиана хезмәт хакы дәрәҗәсен исәпкә алып, минималь хезмәт хакын 27 093 сум күләмендә билгеләү тәкъдим ителә. Шулай ук минималь хезмәт хакы 20,7 процентка артачак, бу инфляциядән югарырак», – дип өстәгән министр.

Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы 22 440 сум. Хезмәт министрлыгында әйтүләренчә, алдагы үсеш Россиядәге 4,6 млн кешегә турыдан-туры кагылачак.

Минималь хезмәт хакы күләмен ел саен федераль законнар нигезендә Россия Хөкүмәте билгели һәм ул узган елгы медиана хезмәт хакының 48 процентыннан да түбән булмаска тиеш.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *