Добавить новость
smi24.net
World News
Июль
2025

Татарстан Диния нәзарәте телефон аша алдау очраклары барлыкка килү турында кисәтә

0

Татарстан Диния нәзарәте мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка дин әһелләре исеменнән телефон аша алдау очраклары барлыкка килү турында кисәтә. «Сезгә таныш булмаган кешеләрнең шәхси яки хезмәт урыны белән бәйле мәгълүматларны күрсәтү, шулай ук акча күчерү белән бәйле шалтыратуларына һәм хәбәрләренә җавап бирмәскә киңәш итәбез. Алданмас өчен, барлык дини мәсьәләләр һәм мөселман оешмалары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Нәзарәт мөхтәсибләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез», дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Татарстан Диния нәзарәтендә call-үзәк эшли: кызыксындырган барлык сорауларга җавапларны Нәзарәтнең шәригать белгечләреннән 8 800 222 76 67 телефоны аша бушлай алырга мөмкин. Шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин гражданнарны шәхсән кабул итә. Алдан +7 (843) 237-94-53 телефоны аша язылырга гына кирәк. Татарстан Диния нәзарәтенә килгән бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *