Добавить новость
smi24.net
World News
Июль
2025

Киров һәм Мәскәү районнарының элекке башлыгы Мироновтан ярты млрд сум түләттерәчәкләр

0

Татарстанның Югары суды Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең элеккеге башлыгы Сергей Миронов һәм аның туганнары тарафыннан расланмаган керемнәргә сатып алынган милекне дәүләт кеременә түләттерү турында прокуратура дәгъвасын карады.

Татарстан Прокуратурасы хәбәр иткәнчә, Миронов гаиләсенең күчемсез милек сатып алу буенча чыгымнары күрсәтелгән керемнәргә туры килми.

Ул үзенә һәм якыннарына 45 күчемсез милек объекты теркәгән. Моннан тыш, расланмаган керемнәргә сатып алган 8 күчемсез милек объекты саткан һәм торак булмаган биналарны арендага биреп акча алган.

Суд прокуратура таләбен канәгатьләндергән һәм Мироновтан 437 млн сум түләттерү карары чыгарган.

Элегрәк Сергей Миронов ышанычны югалту сәбәпле прокуратура дәгъвасы буенча эштән куылган иде.

Мироновка карата «вазифаи вәкаләтләрне арттыру» һәм «вазифаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану» маддәләре буенча җинаять эшләре судта карала.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *