Ислам эшлеклеләре Миңнехановка Дан һәм намус ордены тапшыру турында фикерен белдерде
Бүген Казанда Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка чиркәү бүләге тапшырды. Миңнехановны I дәрәҗә Дан һәм намус ордены белән бүләкләделәр.
Бүләкләү турындагы хәбәрне мөселман руханилары шәрехләде. Барлык сораштырылган хәзрәтләр Рәискә лаеклы бүләк тапшырылды дигән фикердә.
«Татарстанда шәһәрләрдә генә түгел, кайвакыт авылларда да мөселман мәчетләре православие храмнары белән янәшә тора»
Казанның Яңа Бистә мәчете имамы Фәрит хәзрәт Сәлмән фикеренчә, бу көтелгән яңалык һәм шатлыклы хәбәр. Чөнки Рәис һәм аның командасы озак еллар дәвамында милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту өчен хезмәт куя.
«Татарстанда шәһәрләрдә генә түгел, тарихи үзәкләрдә, кайвакыт авылларда да мөселман мәчетләре православие храмнары белән янәшә тора. Бу Коръәннең Ходайга ышанучы кешеләр арасында дуслык һәм үзара аңлашуны гына түгел, ә алар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуны алга сөрүче аяте тормышка ашырылуның ачык мисалы», - дип белдерде Фәрит хәзрәт.
«Православиенең Рөстәм Нургалиевичка һәм аның командасына югары бәясе»
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов фикеренчә, бу бүләк «православиенең Рөстәм Нураглиевичка һәм аның командасына югары бәясе».
Әюпов сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов барлык милләтләргә һәм диннәргә карата бертөрле мөнәсәбәттә. «Бик күп чиркәүләр торгызылды. Шул ук вакытта бик күп мәчетләр реставрацияләнде», - диде баш мөселман аксакалы.
«Татарстанны бөтен дөньяга үрнәк итеп күрсәтә»
Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров та Рәисне бу бүләктә лаек дип саный.
«Рөстәм Нургалиевич һәм аның командасы республикабыз һәм Ватаныбыз файдасына армый-талмый эшли, республикабызда милләтара һәм конфессияара татулыкны саклый һәм Татарстанны бөтен дөньяга үрнәк итеп күрсәтә», - дип белдерде Зөфәров.
«Татарстан һәм гомумән Идел буе гасырлар дәвамында нормаль дәүләт конфессия мөнәсәбәтләрен урнаштыру үрнәге булып тора»
Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстан турында сөйләгәндә, аның казанышлар арасында һичшиксез төп конфессияләр арасындагы диалогны телгә алалар.
«Татарстан һәм гомумән Идел буе гасырлар дәвамында нормаль дәүләт конфессия мөнәсәбәтләрен урнаштыру үрнәге булып тора. Татарстан Рәисе конфессияара мөнәсәбәтләрнең гаять нечкә материя булуын һәм аны сакларга кирәклеген яхшы аңлый. Татарстанда бу мөнәсәбәтләр бик дөрес корылган», - дип нәтиҗә ясады Рәфыйк хәзрәт.
