Добавить новость
smi24.net
World News
Июль
2025

Татарстан Фәннәр академиясе башлыгы: Тел һәм традицияләрне саклау Россияне көчлерәк итә

0

Казан Кремленең Гавами урыннарындагы лекториядә «Ватанны саклаучылар. Җирдәгеләр һәм күктәгеләр» бөтенроссия фәнни конференциясе башланып китте. Чара Россиядә Ватанны саклаучылар елына һәм император Александр I (1777-1825) истәлегенә 200 ел тулуга багышланган.

ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов конференция башланыр алдыннан журналистлар белән сөйләшкәндә, милли тәңгәллекне саклауның мөһимлегенә басым ясады.

«1991 елда академия төзелгәндә, төп басым гореф-гадәтләрне, традицияләрне һәм телне саклауга ясалды. Ничә ел эшләү дәверендә һәрвакыт үз урыныбызны эзләдек. Бигрәк тә хәзер – [илнең] фәнни-технологик үсеше кысаларында. Безнең академия гуманитар, галимнәрнең 80 проценты шул юнәлештә эшли. Бүген, Россия Президенты Владимир Путин фәнни-технологик үсешнең җиде юнәлеше арасында милли тәңгәллекне саклауны аерып ассызыклаганда, без 90нчы елларда җитәкчеләребезнең ни дәрәҗәдә алдан күрүчән булганын аңлыйбыз», – дип билгеләде Миңнеханов.

Ул шулай ук рус халкы илнең барлык этносларын берләштерә, ә дин, төрле булуга карамастан, россиялеләрнең уртак рухи нигезе булып тора, дип белдерде.

«Рус, татар, башкорт, чуваш – без барыбыз да бердәм. Шушы бердәмлек кысаларында бездә тикшеренүләр дә, археологик эзләнүләр дә үткәрелә. Тикшеренүләр өчен материалларны нигә монда табабызмы? Бу безнең тарихны берәү дә юкка чыгара алмасын өчен. Бүгенге көндә, махсус хәрби операция уздыру кысаларында, без бердәмлек белән генә көчле һәм җиңелми торган милләт булуыбызны күрсәтә алабыз», - дип йомгаклады сүзен ТР Фәннәр академиясе президенты.

Конференциядә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калининград һәм Татарстан тарихчылары, архивчылары һәм музей хезмәткәрләре катнаша.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *